Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комиссиядә хакимияттән бәйсез әгъзалар булганда сайлау нәтиҗәләре башкача килеп чыккан


Татарстанда Дәүләт шурасына сайлауда төрле тавыш бирү урыннарындагы нәтиҗәләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Тавыш бирү урыннарындагы комиссияләргә хакимият вәкиле булмаган әгъзалар кертелгән очракта, ул тавыш бирү урынында "Бердәм Русия"нең җиңелүе яки рәсми саннардагыдан күпкә азрак тавыш җыюы игътибарны җәлеп итә.

Дәүләт шурасына сайлауда хакимият фиркасе "Бердәм Русия"нең 72,5 процент җыеп ышанычлы җиңүгә ирешүе, КПРФның 10,7 процент җыюы, калган фиркаләрнең парламентка керү өчен зарур булган 5 процент киртәсен уза алмавы игълан ителде. Республикада сайлаучыларның 70 проценты, Казанда 51 проценты катнашты диелә. Әмма Казанда тавыш бирү урыннарындагы комиссияләрдә оппозиция вәкилләре әгъза булган урыннарда нәтиҗәләр башка тавыш бирү урыннарындагыдан да, гомум сайлау бүлгесендәге нәтиҗәләрдән дә бик нык аерыла.

Социолог Искәндәр Ясәвиев, 4-нче санлы Прибрежный бер мандатлы сайлау бүлгесендәге 118-нче санлы тавыш бирү урынында сайлау комиссиясендә эшләгән. Ул "Гадел Русия" фиркасе әгъзасы булмаса да, комиссиягә әлеге фирка вәкиле буларак кергән.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Игътибарны җәлеп иткән нәрсә безнең тавыш бирү урынында “Бердәм Русия”нең җиңелүе булды. КПРФ 29 процент җыеп җиңеп чыкты. “Бердәм Русия” 25 процент тавыш җыеп икенче урынга калды. Бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайлауда да КПРФ намзәте Михаил Ильин безнең тавыш бирү урынында 27,5 процент җыеп җиңүче булды, ә Прибрежный бүлгесендә 54,5 процент җыйды дип күрсәтелгән "Гадел Русия" намзәте Әлмир Михеев безнең бүлгедә 25 процент кына тавыш җыя алды. Прибрежный бүлгесендә бер мандатлы сайлауда "Бердән Русия" намзәте катнашмаган иде.

118-нче санлы тавыш бирү урынының рәсми протоколы
118-нче санлы тавыш бирү урынының рәсми протоколы

Әмма бүген безнең тавыш бирү урыны да кергән Прибрежный сайлау бүлгесе нәтиҗәләрен күреп шаккаттым. Анда бөтенләй башка саннар язылган. Бу бүлгедә Ильин өченче урынга калган дип күрсәтелә. Бу бүлгедәге кайбер тавыш бирү урыннарында Ильин ике мәртәбә азрак, кайберләрендә өч мәртәбә азрак тавыш җыйган. Моны бары тавышларны әвеш-тәвеш китереп саннарны үзгәртү белән генә аңлатып була.

Безнең тавыш бирү урынында Ильин 145 тавыш алса, 94-нче санлы тавыш бирү урынында 4 кенә тавыш җыйган дип күрсәтелә. Безнекенә күрше булган 119-нчы сайлау бүлгесендә ул 61 тавыш җыйган, 121-нче тавыш бирү урынында да аңа 61 тавыш язылган, 120-нчедә - 79. Социология белгече буларак, мин мондый аерма чынлыкта берничек тә була алмый дип әйтә алам. Бу тавыш бирү урыннары бер-берсенә бик охшаш, анда сайлаучылар да социаль-демографик яктан бер үк төрле. Бу - һичшиксез хәрәмләшү нәтиҗәсе.

118-нче санлы тавыш бирү урынының рәсми протоколы
118-нче санлы тавыш бирү урынының рәсми протоколы

Безнең бүлгедә партия исемлекләре нигезендә тавыш бирү нәтиҗәләре дә шундый зур аерма күрсәтте. Мин эшләгән тавыш бирү урынында 25 процент җыйган “Бердәм Русия”гә Казанның Киров районы бүлгесендә 62,3 процент, КПРФка 13,5 процент тавыш язылган. Ә бездә КПРФ 29 процент җыйды", ди социолог.

Тавыш бирүдә катнашучылар саннары да бик нык аерыла. Ясәвиев эшләгән тавыш бирү урынында сайлаучыларның 26 проценты тавыш бирүдә катнашкан булса, Киров районы бүлгесендә 52 процент сайлаучы катнашкан. Икеләтә аерма.

Ясәвиев шулай ук бюллетеньнәрне бозучы сайлаучыларның күп булуын да әйтә. Тавыш бирүчеләргә тапшырылган 537 бюллетеньнең 36-сын бозганнар. Кемдер барлык фиркаләрне дә сызып ташлап, “Барысына да каршы” дип язган. Кемдер “Мин Путинга һәм боларның барысына да каршы” дип өстәгән.

Ясәвиев сүзләренчә, калган күпчелек тавыш бирү урыннарында “Бердәм Русия"нең җиңеп чыгуы андагы комиссияләрдә хакимияттән бәйсез әгъзаларның катнашмавы, шул сәбәпле тавышларны санаганда хәрәмләшү мөмкинлеге булуы белән бәйле. Бәйсез әгъзалар бик аз гына комиссияләрдә булды бит ди ул.

1539-нчы санлы тавыш бирү урыны протоколы
1539-нчы санлы тавыш бирү урыны протоколы

31-нче санлы Идел буе бер мандатлы сайлау бүлгесендәге 1539-нчы санлы тавыш бирү урынында оппозиция вәкиле, экология активисты Вера Керпель 60 процент, “Бердәм Русия” намзәте Ренат Мистахов 9 процент җыйган. Биредә дә партия исемлекләре нигезендәге сайлауда “Бердәм Русия” (28,5%) КПРФка (32%) оттырган. Тавыш бирүчеләр бюллетеньнәрнең 7 процентын тартмага бозып ташлаган.

Бу тавыш бирү урынында “Гадел Русия” исеменнән сайлау комиссиясе әгъзасы булган Вероника Лебедева Татарстандагы сайлау кануннары тавыш бирүнең гадел узуын тәэмин итү мөмкинлеге бирә, әмма аның үтәлүе өчен тырышырга кирәк ди. Бу тавыш бирү урынындагы комиссиядә хакимиятнеке булмаган дүрт әгъза эшләгән.

1539-нчы санлы тавыш бирү урыны протоколы
1539-нчы санлы тавыш бирү урыны протоколы


“Хакимияттән бәйсез бер генә әгъза булганда, аны алдавы җиңел, ул каядыр чыккан, игътибары читкә юнәлгән арада да берәр нинди хәрәмләшүгә өлгерә алалар, хакимияттән бәйсезләр күбрәк булган саен, андый мөмкинлекләр кими”, диде Лебедева Азатлыкка.

Верониканың әтисе Сергей Лебедев шул ук сайлау бүлгесенең 1553-нче санлы тавыш бирү урынында “Гадел Русия” исеменнән комиссия әгъзасы булган.

Биредә Вера Керпель 33 процент, “Бердәм Русия” вәкиле Ренат Мистахов 17,7 процент тавыш алган. Партия исемлекләре нигезендәге сайлауда КПРФ 26,7 процент, “Бердәм Русия” 31 процент тавыш җыйган. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 27,6 проценты гына катнашкан.

1553-нче санлы тавыш бирү урыны протоколы
1553-нче санлы тавыш бирү урыны протоколы

Биредә тавыш бирүдә катнашкан 696 сайлаучының 102-се өйдә тавыш биргән. Бу уртачадан шактый югары сан.

“Өйләр буйлап тавыш бирүдә ике машина йөрде, шуларның берсендә безнең кеше юк иде, тавыш бирү урынын калдырып китәргә ярамый иде. Шул безнең кеше булмаган төркемдә хакимият фиркасе өчен 40-лап тавыш өстәлгәнгә охшый, ул шундук игътибарны җәлеп итте”, диде Лебедев Азатлыкка.

Илья Арефьев шул ук сайлау бүлгесенең 2835-нче санлы тавыш бирү урынында сайлау комиссиясендә хакимияттән бәйсез әгъза булган. Ул безгә җибәргән зурайтылган протоколларга караганда, биредә дә хакимият фиркасе җиңелүгә дучар булган.

2835-нче санлы тавыш бирү урынының зурайтылган протоколлары
2835-нче санлы тавыш бирү урынының зурайтылган протоколлары

Бу тавыш бирү урынында Керпел 53 процент, Мистахов 9 процент тавыш җыйган. КПРФ та 30 процент җыеп “Бердәм Русия”не (25 процент) җиңгән.

13-нче санлы Дәрвишләр бер мандатлы сайлау бүлгесенең 361-нче санлы тавыш бирү урынында комиссия башлыгы Ләйлә Сафиуллова шул ук комиссиядә “Гадел Русия” вәкиле булган Андрей Бояршиновка һәм КПРФ вәкиле булган Алик Кирилловичка сайлау протоколларының мөһерле күчермәсен тапшырудан баш тарткан, хәтта аны фотога төшерү мөмкинлеге дә бирмәгән. Бояршинов мөһерсез, комиссия әгъзалары имзаламаган зурайтылган протоколны гына фотога төшерә алган.

361-нче санлы тавыш бирү урынының зурайтылган протоколлары
361-нче санлы тавыш бирү урынының зурайтылган протоколлары

Әмма бу протоколларны сайлау нәтиҗәләрен күрсәтүче рәсми интернет сәхифәсендәге саннар белән чагыштырып карагач, Бояршинов бик зур аерма күргән һәм комиссия әгъзалары сайлаудан соң саннарны үзгәртеп протоколларны яңадан язганнар дип исәпли. “Протоколлар имзаланганнан соң бераз вакыт узгач, комиссиянең карар итү вәкаләтенә ия әгъзаларын җыеп башка бүлмәгә алып киттеләр, ә безне, киңәшләшү вәкаләтенә генә ия булган әгъзаларны, полиция, "тавыш бирү тәмамланды, биклибез" дип, бинадан чыгарып җибәрде. Шунда чын протоколларны юк итеп ялган протокол тутырганнардыр дип исәплим”, диде Бояршинов Азатлыкка.

Ул Азатлыкка җибәргән зурайтылган протоколларда “Бердәм Русия” 35,4 процент, КПРФ 22,6 процент җыйган булса, сайлау нәтиҗәләре сәхифәсендә шул ук тавыш бирү урынында “Бердәм Русия” 67 процент, КПРФ 11 процент җыйган дип күрсәтелә.

Татарстан сайлау комиссиясе сәхифәсендәге рәсми саннар
Татарстан сайлау комиссиясе сәхифәсендәге рәсми саннар

Бер мандатлы сайлау бүлгесе аша сайлауда “Бердәм Русия” вәкиле Роза Җаббарова 361-нче санлы тавыш бирү урынының зурайтылган протоколына караганда 170, КПРФ вәкиле Әнвәр Затин 160 тавыш җыйган булса, рәсми сәхифәдә Җаббарова шул ук тавыш бирү урынында 560, Затин 102 тавыш җыйган диелә.

Татарстан сайлау комиссиясе сәхифәсендәге рәсми саннар
Татарстан сайлау комиссиясе сәхифәсендәге рәсми саннар

Хакимият намзәтенә 360 тавышны өстәп язганнар булып чыга. Бу тавыш бирү урынындагы сайлауда 37,4 процент сайлаучы катнашкан.

Бояршинов фикеренчә, бу тавыш бирү урынында бозылган бюллетеньнәрне дә Җаббарова файдасына язганнар. Зурайтылган протокол күчермәсендә бозылган бюллетеньнәр саны 71 булса, икенче көнне рәсми сәхифәдә 31 дигән сан чыкты. “Шул бозылган бюллетеньнәрнең 40-ын Җаббарова файдасына санаганнар”, ди ул.

Искәндәр Ясәвиев Татарстанның киләсе парламенты сайлауның шушы ялган нәтиҗәләре нигезендә төзеләчәк һәм халык мәнфәгатьләрен түгел, түрәләр мәнфәгатен кайгыртачак дип белдерде.

"Татарсан Дәүләт шурасы чынлыкта республика сайлаучыларын вәкиллек итәчәк дип бер дә уйламыйм. Андагы депутатлар сайланган вәкилләр түгел, ә киңкүләм фальсификацияләр нәтиҗәсе булачак. Узган Дәүләт шурасы да халык сайлаган парламент булмады, ә хакимият даирәсе кешеләре җыены булды. Ә андый кешеләр бәйсез дә була алмый, республика суверенитетын да, телләр укыту мәсьәләсендәге бәйсезлекне дә яклый алмый. Алар нибары югарыдан идарә ителә торган курчаклар гына, аларның җепләре Татарстан президенты идарәсенә тоташкан дияргә мөмкин", диде Ясәвиев Азатлыкка.

Ясәвиев киләчәктә берни үзгәрмәячәк, тиздән җыелачак Дәүләт шурасы да, соңгы биш елда эшләгәне кебек, кесә парламенты булачак дип исәпли.

Дәүләт шурасындагы 100 урын өчен барлыгы җиде фирка вәкилләре көрәште: "Бердәм Русия", КПРФ, "Гадел Русия", ЛДПР, "Русия коммунистлары", "Үсеш партиясе" һәм Русия пенсионерлары партиясе.

Сайлау катнаш систем нигезендә узды: 50 депутат партия исемлекләреннән һәм тагын 50 депутат бер мандатлы бүлгеләрдән сайланды.

XS
SM
MD
LG