Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу депутатлар халык хәтерендә кара тап булып калачак"


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы

Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылышы үз эшен тәмамлый. Азатлык республика парламентының биш еллык эшчәнлеге турында белгечләр фикерен белеште.

11 июльдә Дәүләт шурасы соңгы утырышка җыелды. Көзен инде яңа сайланган парламент эшли башлый. Депутатлар бераз моңсу иде. Парламент фойесында озаклап сөйләшүләр күзәтелмәде. Тәнәфес вакытында барысы да төшке ашка таралып бетте. Сирәк депутатлар гына журналистлар белән аралашты. Сессиядә дә гадәттәгечә мәхкәмәгә хөкемдарлар билгеләү, бюджет кодексына үзгәрешләр кертү белән шөгыльләнделәр. Бары КПРФ депутаты Артем Прокофьев кына утырышны кыздырып алды. Ул сайлауда видеокамералар куймауга гаҗәпләнде. Аны Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин туктатты.

Бишенче чакырылыш Дәүләт шурасы эшенә президент Рөстәм Миңнеханов нәтиҗә ясады. Парламент эшен уңай бәяләп, ул киләсе сайлауда энергияле, яхшы депутатлар килүенә өмет белдерде. Урысча гына чыгыш ясаган президент ахырдан гына татарча рәхмәт сүзләре әйтте.

Азатлык белән сөйләшкән белгечләр исә Татарстан Дәүләт шурасының бишенче чакырылыш депутатлары халык мәнфәгатен кайгыртмады, мөстәкыйль дәүләт оешмасы булудан туктады дип белдерде. Татар телен якламаган, шартнамә озайтуны таләп итмәгән, Мәскәү җырын җырлап, Татарстан мәнфәгатьләрен саткан парламент булып истә кала ди алар.

Соңгы биш елда Дәүләт шурасына Татарстандагы иң мөһим мәсьәләләне хәл итүдә катнашырга туры килде. Бу – татар теле язмышы, шартнамә, Мәскәүнең финанс басымы, пенсия һәм чүп реформасы. Азатлык парламентның бишенче чакырылыштагы эшенә күзәтү ясап, белгечләр фикерен белеште.

2014 елда парламент сайлавы "Бердәм Русия" фиркасенең моңа кадәр күрелмәгән күп тавыш җыюы белән тәмамланды. 84,2 процент тавыш белән алар парламентны тулысынча контрольдә тотуын дәвам итте. КПРФ фиркасе исә Татарстан тарихында беренче тапкыр иң аз процент җыеп, өч депутатын гына үткәрә алды.

Һәр чакырылыштагы кебек, депутат кәнәфиләренең зур өлешен эре бизнес вәкилләре алды. Татнефть, ТАИФ кебек ширкәт җитәкчелеге шулай итеп депутат кагылгысызлыгы хокукына ия булды. Шулай ук биш районның элекке башлыгына пенсия алдыннан яхшы хезмәт хакы ала торган җылы урын бирелде.

"Бердәм Русия"ләрне күпләп үткәрү зур хата булды, дип саный белгечләр.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

"Бердәм Русия" республика мәнфәгатьләрен якламады. Фирка дисциплинасы дигән әйбер бар. Мәскәүдән фирка берәр карар чыгарса, алар аны үтәргә тиешләр. Сәяси люфт дигән әйбер юк. Әгәр парламентта берничә фракция булса, әйтик, КПРФ, Яблоко – башкача булыр иде. Бер фирка генә булу безгә каршы эшләп килде. Мөстәкыйль фикерләрен белдерә алмады. Башка фиркаләрне Дәүләт шурасына кертсәләр, алар белән сәяси килешү төзеп була. Алар халыкка якынрак тора. Ә "Бердәм Русия" Мәскәүдән килгән фәрманны гына үти" ди саный сәясәт белгече Руслан Айсин.

"Тел тирәсендәге вәзгыятьне үзгәртә алалар иде”

Сәяси күзәтүчеләр фикеренчә, бу парламент әгъзалары тел өчен көрәшмәгән, шартнамәне озайтмаган депутатлар буларак истә калачак. Нәкъ аларга республика дәүләтчелегенә кагылышлы мәсьәләләрдә катнашырга туры килде.

2017 елда Татарстан белән Русия арасында үзара вәкаләтләрне бүлешү килешүенең вакыты чыкты. Мәскәү аны озайтырга теләмәде. Ә Дәүләт шурасы әлеге мәсьәләне ахыргача сузды. Нәтиҗәдә, шартнамәнең вакыты чыгарга бер ай кала гына парламентның авазы ишетелде. Депутатлар Владимир Путинга махсус мөрәҗәгать кабул итте. Ләкин анда да парламент шартнамәне озайтуны таләп итмәде. Ә Татарстан президенты атамасын саклау һәм хокукый мәсьәләләргә бәйле махсус комиссия булдыруны сорадылар. Ләкин Мәскәү бу мөрәҗәгатьне инкарь итте. Халык ышанычлыларына Русия башлыгыннан җавап килмәде.

2017 елның 20 июлендә Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә үткәргән киңәшмәдә республика дәүләт телләрен укытуны ихтыярыйга калдыруны таләп итте. Депутатлар әлеге тәкъдимгә бернинди фикер дә белдермәде. Ә киресенчә, тыныч кына республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштереп утырдылар. Татар теле укытылу-укытылмауны тикшерергә дип мәктәпләргә бәреп кергән прокурорлар десантыннан соң да халык ышанычлылары берникадәр тынлык саклады. Бераздан парламент мөнбәрендә берничә кискен чыгыш ясалды. Әмма ахыр чиктә 29 ноябрьдә депутатлар фикер алышмыйча, барысы да бертавыштан мәктәпләрдә татар телен ихтыярыйга калдыру карарын хуплап тавыш бирде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Тарихчы Дамир Исхаков та тел һәм шарнамә мәсьәләсен искә ала.

"Соңгы чакырылышны бик тискәре бәялим. Бер файдалы эшләре дә булмады. Татар телен яклау мәсьәләсендә иң түбән бәя бирәм. Авызларын йомып калдылар. Шуңа да тел мәсьәләсендә зур югалтуларга дучар булдык. Вәзгыятьне үзгәртә алалар иде. Ләкин Татарстан позициясен белдермәде. Үз фикерен әйтсә, Мәскәү андый карар кабул итмәс иде. Без килештек һәм бер чокырга кереп баттык. Башка республикалар безгә карадылар. Ләкин без үз вазифабызны үти алмадык. Ә шартнамәне озайту эшен дөрес алып бара алмадылар. Шуңа да без килешүне озайтудан колак кактык", ди Исхаков.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Дәүләт шурасы бүгенге сәяси вазгыятьтә дә үз вазифаларын үти алмады дип саный.

Президент әйтә алмаган сүзне Дәүләт шурасы әйтергә тиеш

"Дәүләт шурасы – канун институты. Ул мөстәкыйль булырга, мөстәкыйль карарлар чыгарырга тиеш. Икенчедән, ул сәяси орган. Безнең түрәләр кайбер әйберләрне әйтә алмый. Хакимият вертикале дигән әйбер бар. Депутатлар халык тарафыннан сайланган, бәйсез, һәрхәлдә, ирекле хәлдә. Президент әйтә алмаган сүзне Дәүләт шурасы әйтергә тиеш. Күрәмсең, бу чакырылыш аларның сәяси бөлгенлектә булганын күрсәтте. Халык хәтерендә алар кара тап булып калачак. Татар теленә, республикага кагылышлы нинди генә матур сүзләр әйтелмәсен, алар ясамаган ике адым тискәре булып калачак”, ди Айсин.

"Чынлыкта алар Мәскәү куллары"

Мәскәүдән Татарстанга финанс басымы да көчле булды. Элегрәк табышка салым акчалары төбәкләрдә 18 процент күләмендә калса, 2017 елда 1 проценты федераль үзәк үз файдасына күчерелде. Татарстан моннан 7 млрд сум акчасын югалтты. Шулай ук табигый байлыклар салымы процентын арттырудан да республика саллы кеременнән колак какты.

Миңнеханов Дәүләт шурасы утырышында Русия хөкүмәтен тәнкыйтьләп, моны кулакларны бетерү сәясәте дип атады. Ләкин моңа карап Татарстан парламентында Мәскәүгә каршы сүз әйтүче табылмады, карарлар кабул ителмәде. Озак көттермәде, Татфондбанк һәм Интехбанк бөлгенлеккә чыкты. Моны федераль үзәктән Миңнехановның баш күтәрүенә җавап буларак кабул иттеләр. Депутатлар банк хисапларында акчаларын югалтучыларны яклап та дәшмәде.

Айрат Фәйзрахманов
Айрат Фәйзрахманов

Cәясәт белгече Айрат Фәйзрахманов Дәүләт шурасын республикадан өстәмә акчаларны Мәскәүгә җибәрүгә каршы чыкмауда гаепли.

"Быел Татарстан казнасына салым акчалары азрак килә. Бөтен парламент булмаса да, аерым депутатларның каршы әйтү мөмкинлеге бар бит. Татарстан бюджетында керем 245 млрд сум. Ә узган ел ул 265 млрд иде. Безнең акчабыз күпмегә кимеде. Татарстанның мөмкинлекләре кысыла. Бу турыда әйтеп була бит. Халык фикеренә, иҗтимагый оешмаларга, җәмәгатьчелеккә таяну булмады. Белгечләр шурасы аз кулланыла. Җәмәгать тыңлаулары үткәрә алыр иде. Социаль челтәрләр белән аз эшли”, ди Фәйзрахманов.

2018 елда пенсия яшен арттыру халыкта зур ризасызлык уятты. Нәтиҗәдә Русия президенты Владимир Путин рейтингы шактый төште. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары да пенсия реформасын бертавыштан хуплады. Бары КПРФ фракциясе, ә алар өч депутаттан гына тора, һәм ЛДПР вәкиле генә каршы булды.

Өстәмә бәягә салымны (НДС) 18 проценттан 20гә арттыру белән дә шундый ук хәл булды. Чүп реформасы да Дәүләт шурасында бәхәсләр уятмады. Гәрчә, халык өчен түләүләр артып, хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшырмаса да.

Алар безнең дәүләт җитәкчеләре белән беррәттән вертикальгә буйсындырылганнар

"Төп сәбәп – илдә демократия юк. Бу безнең парламентның ролен юкка чыгара. Алар безнең дәүләт җитәкчеләре белән беррәттән вертикальгә буйсындырылганнар. Чынлыкта болар Мәскәү куллары. Мөмкинлек бирсәң, алар ("Бердәм Русия" - ред) 103 процент тавыш та җыя алалар иде. Чын сайлау юк. Бу Русиядәге вазгыятьнең бездәге чагылышы. Әгәр дә илдә үзгәрешләр булмаса, безнең парламентның хәле тагын да начараячак. Идеалистик караганда, Дәүләт шурасының мөмкинлекләре күп. Чөнки мин безнең парламентның ничек эшләгәнен беләм. Илдәге вазгыятьнең үзгәрүе, депутатларның яңаруы, картлар урынына яшьләрнең килүе кирәк", ди Дамир Исхаков.

Соңгы биш елда Татарстан депутатлары нинди кануннар кабул итү белән истә калды соң? "Татарстан - 2030" стратегиясе булдырылды. Ул социаль-икътисади үсешне күз алдында тота. 2030 елга Татарстанның эчке тулаем продукты ике тапкырга артып, 5 трлн сумга җитәргә тиеш. Узган ел ул 2 трлн 440 млрд сумны булды.

Милли мәсьәләләргә килгәндә, парламент музей, театрлар турында аерым канун кабул итте. Күбрәк техник яңалыкларны күзаллаган үзгәрешләрне җәмәгатьчелек кенә түгел, хәтта театр һәм музей әһелләре дә артык тоймады.

Шулай ук 2017 елда элмә такталарны ике телдә язу кагыйдәләрен бозган өчен җәзаны кырыслату турында канунга үзгәрешләр кертелде. Әлеге тәкъдим белән депутатлар түгел, ә ул вакыттагы мәгариф министры, татар телен яклаган өчен куылган Энгел Фәттахов чыкты. Җәза күләмен билгеләү вазифасы муниципаль хакимияткә бирелде. Ләкин моңа карап Татарстанда, аеруча Казанның үзендә әллә ни үзгәрешләр күзәтелмәде.

Максим Шевченко
Максим Шевченко

Татарстан парламенты эшенә танылган журналист һәм сәясәт белгече Максим Шевченко да бәя бирде. Аның сүзләренчә, республиканың кискен фикер белдермәвенең төп сәбәбе – элитаның үз капиталын югалтудан куркуы.

"Минемчә, Татарстан хокукларын күбрәк Миңтимер Шәймиев яклап йөрде кебек. Татар телен, федерализмны бетерүгә каршы әйтте. Дәүләт шурасы ничек булдыра алды, шулай чыгыш ясады. Аның алдында фикер белдерү генә түгел, ә Мәскәү белән араларны бозмау бурычы да тора иде. Алар нәрсә эшли алдылар, шуны эшләделәр. Ләкин алар бу систем кысаларында бик аз эшли алалар. Дәүләт шурасы кискен позициядә торса, вазгыятьне үзгәртә алыр иде. Принципиаль позициядә тору һәрвакыт уңай нәтиҗәгә китерә. Бу тел тирәсендәге вазгыятькә дә, федерализмга да кагыла. Моның өчен үзеңне куркыныч алдына куярга кирәк. Ә ничек куйсыннар? Татарстан элитасы капиталы Русиядәге гомум вазгыять белән бәйле. Әлбәттә, әлегә Татарстанда Дагъстандагы кебек кулга алулар булмады. Ләкин мондый курку бар. Төп сәбәбе – шул. Алар үз капиталлары өчен курка", дип сөйләде Шевченко Азатлыкка.

Дәүләт шурасының төп кимчелеге дип Шевченко милли хәрәкәт вәкилләренең парламентка үткәрмәвен атый.

"Дәүләт шурасына татар милли хәрәкәте вәкилләренең кермәве үзе бер проблем. Кискен фикердә торучылар, татар телен яклаучы милли зыялылар булса, бу парламентны баета алыр иде. Әгәр сайлау демократик булса, татар телен яклаучы хәрәкәт вәкилләре үтәр иде дип ышанам. Татар телен генә түгел, башка телләрне дә яклап, күпмилләтле Татарстанның позициясен ныгыта алыр иде. Татар телен яклау ул – Русиядә демократияне яклау", ди Шевченко.

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG