Accessibility links

Удмуртиядә Альберт Разинның үз-үзенә ут төртүенә бәйле җинаять эше ачылган


Альберт Разин
Альберт Разин

Җинаять эше "үз-үзен үтерүгә җиткерү" маддәсе нигезендә ачылган дип белдерелә.

Удмуртиядә галим Альберт Разинның республика Дәүләт шурасы бинасы каршында үз-үзенә ут төртүенә бәйле җинаять эше ачылган. Удмуртиядәге Тикшерү идарәсе хәбәр итүенчә, эш "үз-үзен үтерү хәленә җиткерү" маддәсе нигезендә ачылган.

Атказанган фән эшлеклесе, философ, удмурт теле өчен көрәшүче Альберт Разин сишәмбе Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртте. Аның тәненең 90 проценттан артыгы пешү җәрәхәте алган. Соңрак ул хастаханәдә вафат булды.

10 сентябрь республика параменты утырышы булырга тиеш иде, әлеге вакыйгадан соң ул кичектерелде.

Җәмәгатьчелек, төрле милләтләр активистлары Альберт Разин хакимиятнең халыктан аерылган булуы, милли зыялыларнең төбәктәге хәлләргә тәэсир итү мөмкинлеге калмавы сәбәпле, чарасызлыктан үз-үзенә ут төртергә мәҗбүр булган дигән фикерләр белдерде.

Әмма Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы вәкиле, "Русия фин-угыр халыклары берлеге" башлыгы Петр Тултаев Разинның гамәлләре аңлашылмый дип саный. Тултаев фикеренчә, удмурт теле мәктәпләрдә укытыла, телевидениедә тапшырулар бар.

XS
SM
MD
LG