Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марат Бариев: "Идел бүген фаҗигале хәлдә"


Саеккан Идел
Саеккан Идел

Русия думасында Татарстаннан сайланган депутат, физкультура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты әгъзасы Марат Бариев Идел елгасының экологик торышын фаҗигале дип атады. 

Депутат Марат Бариев сүзләренчә, Идел бассейны экологиясен контрольдә тоту белән Русия думасында төзелгән фракцияара "Зур Идел" махсус төркеме шөгыльләнә дип яза "Татар-информ".

Марат Бариев
Марат Бариев

"Идел экологиясе проблемнары белән ныклап шөгыльләнергә җыенабыз. Чөнки бу мәсьәлә 60 млн кеше яшәгән Идел буе төбәкләренә кагыла. Бу илнең яртысы диярлек. Әлеге проблемны хәл итәргә кирәк, югыйсә елга һәлак булачак. Минем карашка, ул инде бүген үк фаҗига хәлендә", ди Бариев.

"Зур Идел" төркеменә Думаның берничә фракциясеннән депутатлар кергән. Иң элек алар узган язда Иделнең саегуына бәйле зыян күләмен ачыкларга җыена.

Быел яз һидрометүзәк хезмәткәрләре "кар күп булганга язгы ташу көчәеп, күп җирләрне су басарга мөмкин" дип нәтиҗә ясагач, Куйбышев ГЭСында шлюзларны ачып, Идел суын махсус киметтеләр. Кышның җылы килүе нәтиҗәсендә җирнең артык туңмавы, язгы суларның сеңеп бетәсе искә алынмады диде белгечләр. Нәтиҗәдә, Идел генә түгел, Казансу, Зөя, Чулман, Мишә елгалары да саекты. Иделнең экофаунасын торгызырга дистәләрчә ел китәргә мөмкин дип саный галимнәр. Бәйсез экологлар бу уңайдан җинаять эше ачуны да сорады. Әмма түрәләр моны экологик фаҗига дип атарга теләмәде.

XS
SM
MD
LG