Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмурт җәмәгатьчелеге Разинның истәлек урынын юк итүгә ризасызлык белдерә


Альберт Разин Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы каршында

Альберт Разин үз-үзенә ут төрткән мәйданда чәчәкләр, фотолар һәм шәмнәр куелган истәлек урыны барлыкка килгән иде. Җомга иртәсенә анда берни калмаган.

Ижауда удмурт телен яклап үзен яндырган Альберт Разинның истәлек урынын юкка чыгарганнар. Ул Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында, галим һәлак булган урында барлыкка килгән иде. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге "Удмуртлык" (Удмуртия) төркемендә хәбәр итәләр.

“Бөтен чәчәкләр, фогографияләр, шәмнәрне алып атканнар”, диелгән хәбәрдә.

Удмуртлар хакимиятнең бу гамәленә ризасызлык белдерә, бу җирле түрәләрнең удмуртларга нинди мөнәсәбәттә булуын тагын бер кат күрсәтә, ди алар. Галим һәлак булган урында истәлек тактасы куярга кирәк дигән тәкъдимнәр дә яңгырый.

Альберт Разин хастаханәдә һәлак булганнан соң, ул үзен яндырган урынга халык чәчәкләр китерә башлады. Галимнең фотосурәтләре, шәмнәр, чәчәкләрдән истәлек урыны барлыкка килде. Әмма ул бары өч кенә көн тора алды.

12 сентябрьдә Ижауда Альберт Разин белән хушлаштылар. Удмуртия башлыгы Александр Бречалов җеназага килмәде, бу вакытта ул Калашников музеен карап йөрде.

Удмурт активистлары Альберт Разин хөрмәтенә республикада мәтам көне иълан итүләрен сорап, хакимияткә мөрәҗәгать иткән иде. "Удмурт галиме, философ, активист, удмурт динен саклаучы Альберт Разин үзенең газаплы үлеме белән бөтен Русия һәм бөтен дөньяны удмурт теленең коточкыч авыр хәлдә булуына, аның бетеп баруына игътибар итәргә чакырды, һәм телне коткарып калу өчен чаралар күрергә, аны яклау һәм киләчәк буынга тапшыру өчен республикада шартлар тудырырга өндәде. Бүген без удмурт теленең проблемнарына һәм аның бетеп баруына күз йома алмыйбыз. Альберт Разин удмурт теленең язмышы турында һаман да дәшми калу һәм аны игътибарсыз калдыру булмасын өчен үз-үзен корбан итте", диелгән мөрәҗәгатьтә.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртеп яндырды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG