Accessibility links

"Әсбапны 100 кеше булса да кулланды икән, димәк, аның файдасы бар"


Татар телен өйрәнү өчен "Алга" әсбабын инде 10 меңнән күбрәк тапкыр йөкләгәннәр. Аны ясаган Томски егете әсбапны ясарга туган телләрне ихтыяри укыту кануны этәрде ди. Энтузиазм белән татар телен өйрәнү проектын башкарган Ринат Галимов белән әңгәмә кордык.

Интернетта инде бер еллап "Алга" дип аталган татар телен өйрәнү әсбабы эшләп килә. Анда сүзләрне, гыйбарәләрне өйрәнү, телне уен форматында үзләштерү мөмкинлекләре каралган. Әсбапта шулай ук татарча-урысча сүзлек, башка кулланучылар белән аралашу мөмкинлеге дә бар.

Хәзерге вакытта әлегә әсбапны 10 меңнән артык тапкыр йөкләгәннәр. Азатлык әлеге әсбапны ясаган Томски егете ​Ринат Галимов белән сөйләште. Ринатка 34 яшь, ул тумышы белән Кемерово өлкәсеннән, ата-бабалары чыгышы белән Башкортстаннан. Томскида белем алган, хәзерге вакытта программист булып эшли.

— Ринат, сездә бу әсбап ясау теләге ничек барлыкка килде? Бу эшкә сезне нәрсә этәрде?

Ринат Галимов
Ринат Галимов

— Мин үзем татар мәдәнияте белән балачагымда таныш идем, шуннан соң урыс мохитендә тәрбияләндем, үземнең татар булуым турында хәтта уйланмый да башладым. Ләкин соңрак кан тарта башлады, тамырларым турында уйландым. Туган телемне, мәдәниятемне белү әһәмиятенә төшендем, телне өйрәнә башладым. Хәзер татарча яхшы аңлыйм, сөйләшү әле авыррак, тел практикасы җитми.

Минем өчен туган телләрне ихтыяри укыту кануны этәргеч булды. Минем өчен бу хәлиткеч вакыйга булды. Томскида ни булганын күрәм, ассимиляция бик тиз бара, татарча сөйләшә алган кешеләрне дә хәзер очрату авыр. Томскида татар теле курслары да юк. Минем Себердәге башка танышларым да татар телен өйрәнергә тели, ләкин алар яшәгән урында андый мөмкинлек юк.

Минем өчен этәргеч булып туган телләрне ихтыяри укыту кануны булды

Һәм мин үз ягымнан да нәрсәдер эшләргә кирәк дип уйладым. Үзем программист булгач, мин әсбап ясау мөмкинлеген күрдем. Бу әсбап нәкъ минем кебекләр өчен ясалды, татар телен өйрәнергә теләп, мөмкинлекләре булмаган кешеләр өчен кирәк бу.

Иң башта әсбапта аерым сүзләр, фразалар өйрәтү мөмкинлеге турында уйландык, тел минимумы кирәк бит. Аннары соң моннан тыш төрле гыйбарәләр, әйтемнәр, мәкальләр дә кирәк дип аңладык, шул рәвешле кешедә мәдәниятне дә өйрәнү мөмкинлеге туа. Хәзер танылган татар шәхесләре турында мәгълүматны, кыска шигырьләр, әсәрләр өстәү теләге дә бар. Ягъни, төп максат туган телне өйрәнү булса да, татар мәдәнияте, дөньясы белән танышу форсатын да тудырырга телим.

— Сезнең командада ничә кеше? Бу эштә кемнәр катнаша?

— Әсбап ясаган кешеләр саны арта бара. Хәзер Томски, Кемерово өлкәсе, Мәскәү, Петербур, Казаннан да кешеләр катнаша. Чиләбе, Уфадан да ярдәм итүчеләр бар. Барлыгы унга якын кеше бар, алар арасында әсбап эшендә гел катнашкан кешеләр дә бар, вакыт-вакыт аралашып, ярдәм итүчеләр дә бар. Кемдер идеяләр белән килә, кайбер фикерләрне тормышка ашырырга әлегә мөмкинлекләр юк.

Безнең командада төрле кешеләр бар: телче-филологлар, программистлар. Хәзер без дизайнер эзлибез, татар дизайнын, татар темасын белгән кеше кирәк монда.

— Әсбап нинди принципта эшли? Аның ярдәмендә телне ничек өйрәнеп була? Үзенчәлеге нәрсәдә?

— Гадәттә, татар телен өйрәнүне оештыру өчен финанслар, мөмкинлекләр кирәк: урын табу, укытучы эзләү, аңа түләү, укучылар туплау һәм башкалар. Заманча дөнья исә шундый: бер әсбап бөтен дөньяга хезмәт итә ала. Шуңа теләгем дә — бер тапкыр татар телен өйрәтү әсбабын ясап, аны яшәтү, бу зур финанс чыгымнар таләп итмәячәк. Шуңа яхшы татар теле әсбабын эшләргә кирәк дидек.

Телне өйрәнү процессы кызыклы булырга тиеш

Икенчедән, телне өйрәнү процессы кызыклы булырга тиеш. Геймификация дигән төшенчә бар, ягъни процессны уенга әйләндерү. Әйтик, нәрсәнедер өйрәндең, менә сиңа медаль яки беренче урын. Мондый принцип кешеләрне җәлеп итә.

Әсбап ярдәмендә татар телендә яңа сүзләр һәм гыйбарәләр өйрәнү мөмкин
Әсбап ярдәмендә татар телендә яңа сүзләр һәм гыйбарәләр өйрәнү мөмкин

Өченче ягы: темаларны тулыландырып булган бердәм платформа булдыру. Инде әйткәнемчә, хәзер тел әйтемнәре кебек байлыкны да өйрәнүне өстибез. Кеше теманы өйрәнде дә, шуның белән эш тәмам дигән сүз түгел. Ул шуннан соң уеннар ярдәмендә шул ук теманы кабатлый, алган белемнәрне даими яңартып тора.

Әсбапта "дуэль" дигән урын бар, берәр кеше белән татарча кем яхшырак белә дип "көрәшеп" була. Бу да уен форматы.

— Хәзерге вакытта әсбабыгызны күпме кеше куллана? Аны күпме кеше йөкләп алган?

Көн саен 150-180ләп кеше әсбапка кереп, аны куллана

— Статистикага килгәндә, аны 10 меңнән артык тапкыр йөкләделәр. Ләкин шуны аңларга кирәк: күпмедер кеше аны шуннан соң бетергән. Аеруча беренче, уңышсызрак версияне бетергәннәр. Хәзерге вакытта әсбап якынча 3 меңләп җиһазда кулланыла. Көн саен 150-180ләп кеше әсбапка кереп, аны куллана.

Куллану географиясе бик киң. Күбесенчә бу Татарстан, Башкортстан, Чиләбе өлкәсе, ягъни, татарлар күпләп яшәгән урыннар. Мәскәүдән дә актив кулланучылар бар. Чит илләргә килгәндә, күбрәк БДБ илләре. Ләкин шунысы кызык: кулланучылар хәтта АКШ, Согуд Гарәбстаны, Сербия, Британия, Индонезия кебек илләрдә дә бар.

— Сезгә ярдәм итүчеләр бармы? Финанс якны ничек хәл итәсез?

— Без "Татнефть" ширкәтеннән финанс ярдәм алдык. Аларның хәйрия бүлеге грантлары бар, без шуңа гариза бирдек. Шул вакытта әсбапның башлангычы инде бар иде, булганны күрсәттек, кемнәр булганын әйттек, ничек үсәргә теләгәнебезне аңлаттык.

Бу ярдәмнең җитәрлек дәрәҗәдә булуын әйтә алмыйм, ләкин без мондый ярдәмгә бик нык рәхмәтлебез. Грант рәвешендә "Татнефть" безгә якынча 300 мең сум аерып бирде. Әсбапның тулы көчкә, сыйфатлы итеп эшләп китүе өчен якынча миллион сум кирәктер. Әлегә без булганына канәгать һәм рәхмәтле.

Иң зур чыгым – акча түгел, вакыт. Программистлар эше югары бәяләнә, шуңа миңа бу эшкә вакыт та аерып бирү шактый кыйбат булып чыга. Әлеге әсбапны ясау өчен якынча бер еллап вакыт кирәк булды.

— Ун меңләп йөкләү дидегез. Сезнеңчә, бу татар әсбабы өчен күпме, әзме?

— Минемчә, бу әз. Ләкин башка татар әсбапларын караганда, аларда бу саннар түбәнрәк. Миңа калса, мондый әйберләрнең потенциалы күпкә күбрәк. Хәзерге вакытта дөньяда мәгълүматлаштыру процессының баруын исәпкә алганда, йөзләрчә мең аудиториягә дә чыгып була.

Күп кешедә тел өйрәнүгә кызыксыну зур булса да, моңа мөмкинлекләр юк

Әсбап ясаган кешегә буларак миңа күп мөрәҗәгать итәләр, күп кешедә тел өйрәнүгә кызыксыну зур булса да, моңа мөмкинлекләр юк. Татарларда милли үзаң хисе уяна, ләкин урыс телле мохиттә телне, мәдәниятне өйрәнү мөмкинлеге бик чикле. Шуңа тел өйрәнү әсбабының потенциалы зур. Хәзерге саннардан чыгып шуны әйтә алам: мин аны юкка эшләмәгәнмен. 100 кеше булса да кулланды икән, димәк, файдасы бар дигән сүз.

Әсбап телне уен форматында өйрәнү мөмкинлеген бирә
Әсбап телне уен форматында өйрәнү мөмкинлеген бирә

— Әсбапны үстерүдә нинди планнарыгыз бар соң?

— Бу әсбап өчен берсе артыннан берсе яңа идеяләр туа бара. Беренчедән, әсбаптадагы контентның сыйфатын үстерү теләкләребез бар. Әйтик, сүзләрнең әйтелешләре бар, ләкин әлегә алар профессиональ түгел, аларны әдәби татар телендә сыйфатлы эшлисебез килә. Аннан әсбапта темалар, әйтемнәр санын арттырырга телибез.

Моннан тыш видеодәресләр идеясе дә бар, ул яктан да үстерәсе килә. Инде әйткәнемчә, танылган шәхесләр турында да мәгълүмат өстәргә телибез. Алар турында уен-викторина да ясау теләге бар.

Безнең платформа Русиянең башка милли телләренә дә яраклаштырырлык булырга тиеш

Танышулар кебек бүлекне дә өстисе килә. Әйтик, кешеләр тел өйрәнгәндә, бер-берсен табышып, татар гаиләсен кору мөмкинлеге булса, шәп булыр иде.

Киләчәктә, теләк шундый: безнең платформа Русиянең башка милли телләренә дә яраклаштырырлык булырга тиеш. Ягъни бердәм платформаны бары тик башка тел материалы белән тутырып, башка телләрне өйрәтү әсбапларын булдыру мөмкинлеген ясарга телибез.

— Татар телендә әсбап ясаучылар элек тә бар иде, алар, кызганычка, хәзер актив түгел. Алар нигә уңышлы булмаган дип уйлыйсыз? Энтузиазм бетү очрагында әсбапның киләчәге өчен борчылмыйсызмы?

— Мин андый әсбапларны әллә ни белмим шул, моның кебек әсбаплар юк иде дип беләм. "Ана теле" проекты бар, ул җайлы, миңа ошый иде, ләкин, миңа калса, бөтен мөмкинлекләрне кулланмый иде.

Бер кеше генә булса, бу проектыбызның гомерен озак саклап булмастыр ул. Аның белән бер төркем кеше шөгыльләнсә, бу җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Бүген миндә илһам бар, иртәгә — команданың икенче кешесендә, шул рәвешле бу эш дәвамлы булыр дип өметләнәм. Әсбапны табышлы итеп булса, бу очракта ул аякта ныграк торыр иде. Барыбыз да кешеләр бит, нәрсә буласын кем белә. Хәзерге вакытта безне энтузиазм алып бара, киләчәк өчен җавап бирү кыенрак.

— Татарстаннан читтә яшәүче яшь кеше буларак, ничек уйлыйсыз: бүгенге көндә татар теле үсеше өчен нәрсә кирәк? Нинди проектлар, хәрәкәтләр кирәк дип саныйсыз?

Татар теле хайпка әйләнергә тиеш

— Миңа калса, ике төп әйбер булырга тиеш: беренчесе, милли үзаң булырга тиеш, аны югалтырга ярамый. Икенче шарты исә: татар теле кулланылышы модалы булырга тиеш, ул хайпка әйләнергә тиеш, татарча сөйләшү нормага әйләнергә тиеш.

Хәзер шундый хәл күзәтелә: күпчелек татарча сүз әйтергә ояла, бу хәл аеруча Томскида күзәтелә, танышларым арасында да мондыйлар күп. Бу хәл киресенчә булырга тиеш: татарлар татарча белмәүдән оялып торырга тиеш. Телне белү, куллану – горурлык хисен уятырга тиеш.

XS
SM
MD
LG