Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Уфаның Милли яшьләр театры гастрольләре башлана


"Башкорт туе" спектакленнән күренеш. (Фото Милли яшьләр театры сайтыннан)
"Башкорт туе" спектакленнән күренеш. (Фото Милли яшьләр театры сайтыннан)

Уфаның Милли яшьләр театры бу юлы Казанга алты спектакль алып килә. Аларның балалар өчен куелганнары урыс телендә генә барачак.

16 сентябрьдә Казанда Башкортстанның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының гастрольләре башлана. Алар Башкортстанның 100 еллыгын, Башкортстан халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеен бәйрәм итү кысаларында уза.

16 сентябрьдә Милли яшьләр театры Камал театры сәхнәсендә Мөхәммәтша Буранголовның "Башкорт туе" спектаклен куя.

17-19 сентябрьдә гастроль Казанның Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә дәвам итәчәк. Биредә балалар өчен өч тамаша һәм ике кичке спектакль куелачак.

Балалар өчен Мостай Кәримнең "Әтәч тегермәне" пьесасы нигезендә куелган "Волшебная мельница", әкияте, Ульрик Хубның "У ковчего в восемь" гаилә спектакле һәм Джанни Родариның "Чиполино" маҗаралы әкияте тәкъдим ителәчәк. Аларның барысы да урыс телендә бара.

Мөдәрис Баһаевның "Акча булса бер букча …" музыкаль комедиясе, Мостай Кәрим повестьлары нигезендә "Безнең өйнең яме" спектакле башкорт телендә күрсәтеләчәк.

XS
SM
MD
LG