Accessibility links

Европа мәхкәмәсе Казан активисты Гөлназ Равилова шикаятен теркәгән


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Февраль аенда Гөлназ Равиловага "Түрәләр, алай ярамый" кебек шигарләр белән пикетка чыккан өчен 30 сәгать мәҗбүри эш билгеләгәннәр иде. Ул аны Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Казан активисты Гөлназ Равилова шикаятен теркәгән. Бу хакта Гөлназ дүшәмбе Facebook сәхифәсендә хәбәр итте. Активистның мөрәҗәгате август аенда ук теркәлгән. Мәхкәмә эшне мөмкинлек булу белән карый башлаячак диелә.

Гөлназ Равилова, үзенә билгеләнгән 30 сәгать мәҗбүри эш җәзасына каршы шикаять белән Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Шикаятьне юрист Эльза Нисанбекова әзерләде.

Нисанбекова сүзләренчә, Равилова эшендә Русия хакимияте Европа кеше хокуклары конвенциясенең берничә маддәсен бозган. Аерым алганда, гадел мәхкәмә эшен гарантияләгән 6-нчы маддә, үз фикереңне ирекле белдерү хокукы биргән 10-нчы маддә, җыеннар иреген тәэмин иткән 11-нче маддә бозылган диелә шикаятьтә.

Шикаятьтә полиция бүлегендә тентү уздырганда Равиловага хокуклары аңлатылмавы, ир-ат хезмәткәрләрнең аны куллары белән тотуы, аны кимсеткәннәре языла. Моннан тыш Равилова үзенең туган теле булган татар телендә сөйләшүне сораган, тәрҗемәче исә бары тик процессуаль документлар төзелгәннән соң гына чакырылган. Тоткарланганнан соң 4 сәгать дәвамында Равиловага яклаучысына шалтыратырга рөхсәт бирмәгәннәр ди Нисанбекова.

"Ачык Русия" хәрәкәте активистлары Равилова һәм Дмитрий Егоров былтыр 12 декабрь Татарстан парламенты, югары мәхкәмәсе, "Бердәм Русия" фиркасенең кабул итү бинасы каршында "Түрәләр, алай ярамый", "Депутатлар, алай ярамый", "Полиция, алай ярамый", "Хөкемдарлар, алай ярамый" дигән шигарләр тотып торды.

14 февраль әлеге эш Вахитов районы мәхкәмәсендә каралды. Утырышта Гөлназ бу гаепне танымавы хакында белдерде. Мәхкәмә Равилованы 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Быел җәй ул Казандагы "Горзеленхоз" чәчәк түтәлләрендә чүп утады.

Июнь азагында Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Равилованы Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән тыш оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру нигезендә гаепле дип тапты, аңа 10 мең сум штраф җәзасы билгеләде. 17 сентябрьдә Вахитов районы мәхкәмәсендә әлеге эш нигезендә апелляция шикаяте каралачак.

XS
SM
MD
LG