HRW хокук яклау оешмасы Кытай хакимиятен уйгыр балаларын Синҗанда "балалар оешмалары" дип аталган урыннардан һәм интернат-мәктәпләрдән азат итәргә чакыра. Бу хакта Time журналы хәбәр итә.
HRW белдерүендә Кытай хакимиятләре сак астына ябылган яки чит илләргә китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең балалары дәүләт балалар оешмаларында һәм интернат мәктәпләрдә ата-аналары рөхсәтеннән башка тотыла диелә. Шулай ук ата-аналарга ул балаларын күрергә рөхсәт ителми дип тә белдерелә.
HRW оешмасының Кытай бүлеге мөдире Софи Ричардсон "хакимиятләрнең балаларны көч белән тартып алулары Синҗандагы басымның иң кырысыдыр", дип искәртә. "Балалар Кытайдагы туганнарына тапшырылырга яки аларга чит илгә чыгып киткән ата-аналарына кушылырга рөхсәт бирелергә тиеш", ди ул.
HRW интернат мәктәпләрдә балалар туган тел өйрәнү урынына кытай телен өйрәнә, аларны "пропаганда җырлары җырларга һәм шул җырларга биергә" мәҗбүр итәләр дип тә яза. Хокук яклау оешмасы әлеге "балаларны төп хокукларыннан һәм мәдәни мирасыннан мәхрүм итүче әлеге вазгыятькә карата тирән борчылу" белдерә.
Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар.
Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган.
Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый.