Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Үзгәреш җиле" спектакльгә әйләнә, Тинчурин театры режиссеры вазифасын Резедә Гарипова башкара


Матбугат очрашуы

Театр мизгеле ачылышына багышланган матбугат очрашуында быелгы мизгел яңалыклары игълан ителде, Тинчурин театры режиссеры вазифасын Резедә Гарипова башкаруы әйтелде.

Татарстан хөкүмәте бинасында узган матбугат очрашуында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры мөдире Рәүфәл Мөхәммәтҗанов быелгы “Үзгәреш җиле”ндә яңалык булмаячагын белдерде. 27, 29 ноябрьдә узачак фестивальдә алдагы өч елда үткән фестивальләрнең иң яхшы чыгышлары туплап күрсәтеләчәк. “Өч елда нәрсә эшләгәнебезне күрсәтәчәкбез. Аннан соң бу програм 17 гыйнварда Нью-Йоркның Карнеги-һоллында күрсәтеләчәк. Билетлар бу атна азагында сатуга чыгачак”, диде Мөхәммәтҗанов. Ул шулай ук проектта катнашкан артистлар белән “Үзгәреш җиле” спектакле әзерләнәчәген дә хәбәр итте. Бу спектакль 2020 елның декабрендә күрсәтеләчәк.

"Нью-Йоркта ике мең кеше сыйдырышлы залны ничек тутырачаксыз?", дигән сорауга җавабында Рәүфәл Мөхәммәтҗанов чит илдә яшәгән диаспораларның актив булмавыннан зарланды. Алар 10 минут караганнан соң чыгып китәргә мөмкин диде ул. Мәдәният министры Ирада Әюпова андый проектлар татар тамашачысы өчен генә түгел дип аңлатты. Ул мисалга Элмир Низамов белән Элмира Кәлимуллинаның Парижда узган концертын китерде. Аның әйтүенчә, анда тамашачының 80 проценты французлар булган.

Мәдәният министры "Кәрим Тинчурин театрында бүген кем режиссер, репетицияләрне кем үткәрә?", дигән сорауларга да ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, 2015 елдан хәзерге театр мизгеленә кадәр Тинчурин театрында 17 спектакль куелган. Аларның бише Резедә Гарипованыкы, унбере Рәшит Заһидуллинныкы. 10 сентябрьдән театрда режиссер вазифаларын Резеда Гарипова башкаруын белдерде Әюпова.

Кариев театры җитәкчесе Гүзәл Сәгыйтова 17 сентябрьдә үзләрендә Мостай Кәрим исемендәге башкорт театрының гастрольләре башлануын хәбәр итте. Ул милли труппа алып килгән 6 спектакльдән нибары икесенең генә башкортча баруына аптырашта калуын белдерде. "Мин урыс труппасы да килгән дип уйлаган идем, юк, башкорт труппасы икән. Әмма милли труппа урысча уйный. Бездә урысча спектакльләр юк", диде ул.

Сәгыйтова "Асыл" бөтенрусия драматурглар бәйгесенә озакламый гаризалар кабул итү тәмамланачагы хакында да хәбәр итте. Балалар пьесаларына игълан ителгән бу бәйгедә татар драматурглары әллә ни катнашмаган. Бәйгегә 100 пьеса кабул ителгән. Катнашучылар арасында Германия, Романия, Беларустан драматурглар бар. "Татар журналистлары, драматургларны уятыгыз әле. Бер драматург булып китте, интернетны карамыйм, ди. Германия, Романия вәкилләре бәйге турында белә, татар драматургы белми икән. Үзләре "безне куймыйлар" диләр. Шул ук вакытта бәйгедә дә катнашмыйлар", диде Сәгыйтова.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG