Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Гөлназ Равиловага карата хөкем карарын гамәлдә калдырды


Гөлназ Равилова Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә
Гөлназ Равилова Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шушы ук райондагы беренче инстанция ("мировой") хөкемдарның Казан активисты Гөлназ Равиловага карата чыгарган 10 мең сумлык штраф карарын гамәлдә калдырды.

17 сентябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казан активисты Гөлназ Равилованың Вахитов районы беренче инстанция хөкемдары карарына шикаятен канәгатьләндермәде. Равилова 14 июньдәге гаепләү карарын гамәлдән чыгаруны сораган иде.

Ул хөкем карары белән Равилова Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән тыш оешма эшчәнлеген гамәлгә ашыру нигезендә гаепле дип табылды һәм аңа 10 мең сум штраф җәзасы салынды.

Бүгенге мәхкәмә утырышыннан соң Равилова Азатлык сорауларын җаваплап, хөкемдар минем шикаятемә уңай карамаячагын белә идем, ул хәтта бу карар турында әлләни уйлап та тормады, берничә минутта үз карарын белдерде диде.

"Мин Вахитов районы мәхкәмәсе карарына риза түгел. Хәзер инде Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәчәкмен. Мәхкәмәдә прокурор мине гаепләүгә дәлил итеп безнең 12 декабрьдә уздырылган чараны китерде. Бу чара өчен мине бер тапкыр хөкем иттеләр инде. Шушы хөкем нигезендә мин Татарстан хөкүмәте бинасы каршында җәмәгать эшләрендә 30 сәгать эшләдем. Бу Административ кодексның 20.2нче маддәсенең 2нче өлеше өчен иде. Һәм бүген прокурор декабрь чарасында күтәрелгән плакатта булган сары һәм кара төсләр булуын Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсен бозуга дәлил итеп күрсәтергә тырышты. Бу бит абсурд”, дип белдерде Равилова.

Гөлназ үзенә карата гаепләүдә белдерелгән, Русиядә теләнмәгән дип табылган чит ил яки халыкара, хөкүмәттән бәйсез оешманың чынлыкта бары бер хәрәкәттән генә гыйбәрәт булганлыгын, һәм аның да мартта ябылганлыгын әйтте.

“Без кышын “Ачык Русия” хәрәкәте активисты Анастасия Шевченконы яклап “Руки прочь от Открытой России” дигән плакат күтәреп чыккан идек. Плакат сары һәм кара төстә иде. Плакатның шушы кара һәм сары төсе имеш Британиянең Русиядә теләнмәгән бер оешмасы төсләре. Британия реестрында андый оешма бөтенләй юк. Бу Русиядә генә булган бер хәрәкәт. Оешма да түгел. Ә хәзер инде бу хәрәкәт тә юк Русиядә. Чөнки 31 мартта бу хәрәкәт ябылды”, диде.

Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Равилованың бүгенге мәхкәмә карарын 10 көн эчендә шикаять итү хокукы бар.

2017 елның апрелендә Русия баш прокуратурасы Британиядә сәяси сыену алган элекке эшмәкәр Михаил Ходорковский белән бәйле берничә оешманы "теләнмәгән" дип таныды. 2019 елның 30 мартында хәрәкәтнең Ригада узган конференциясендә "Ачык Русия "не бетерү турында карар кабул ителде.

XS
SM
MD
LG