Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Кеше хокуклары шурасына Эльза Мәүлимшина һәм Әлмирә Жукова да кертелде


Башкортстанда кеше хокуклары шурасы рәисе итеп билгеләнгән Владимир Барабаш
Башкортстанда кеше хокуклары шурасы рәисе итеп билгеләнгән Владимир Барабаш

17 сентябрьдә Башкортстан башлыгы каршындагы Кеше хокуклары һәм сивил җәмгыять институтлары үсеше шурасының беренче утырышы узды.

Башкортстан башлыгы каршында төзелгән Кеше хокуклары һәм сивил җәмгыять институтлары үсеше шурасына 36 әгъза керә. Алар арасында "Архзащита" активисты Эльза Мәүлимшина, Башкорт корылтаеның элекке җитәкчесе Азамат Галин, "Эхо Москвы" радиосының Уфадагы баш мөхәррире Руслан Вәлиев, сәнгать тәнкыйтьчесе һәм ЛГБТ хокукларын яклаучы Кристина Абрамичева, "Сибай, сула" берләшмәсе активисты Эдуард Кадыйров, хокук яклаучы Әлмирә Жукова һәм башкалар бар.

Шураның җитәкчесе итеп республика башлыгын сайлауда намзәт буларак катнашкан эшмәкәр Владимир Барабаш куелды. Тагын бер намзәт – Зөлфия Гайсина оешманың җаваплы секретаре. Моннан тыш, блогер Владимир Кобзев та бар, ул да Башкортстан башлыгына дәгъва кылган иде.

Эльза Мәүлимшина Азатлыкка яңа оешмадан ниләр көткәнен һәм үзенең эшчәнлеген нидә күргәнен сөйләде. Беренче чиратта ул татар халкының мәдәниятен алга сөрәчәк. Туган телләр мәсьәләсе дә кискен тора. “Балалар туган телләрен өйрәнә ала микән. Мәсәлән, Ярмәкәй районында чуашлар күп яши, анда чуаш телен өйрәнәләрме? Удмуртлар, марилар күп яшәгән районда, удмурт, мари телләре өйрәнеләме? Татар теле турында да шундый ук сораулар”, диде Мәүлимшина.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров яңа оешкан Шура турында социаль челтәрләрдә язып чыкты. "Бүген гадәти булмаган компаниядә җыелдык. Бик үзенчәлекле кешеләр белән. Кеше хокуклары белән конъюнктура һәм хакимият фикеренә бәйле булмаган кешеләр шөгыльләнергә тиеш – бу бик мөһим. Алар әйткәннәр белән мин еш кына килешмим. Ләкин бездә төрле фикерләр яңгырарга тиеш, шул исәптән, капма-каршылары да. Алар һәр очракта дөрес булмаска да мөмкин, ләкин хакимияткә уйлану файдага булыр – ул ватандашларга карата тулысынча гадел микән? Безнең Кеше хокуклары шурасы бу бик кирәкле миссияне үтәячәк", ди Хәбиров.

Шул ук вакытта утырышта Хәбиров шура әгъзаларын җаваплылык тоеп эш итәргә дә чакырган. "Әгәр сез матбугат чараларлында нидер әйтәсез икән, бу инде шура әгъзасы сүзе булачак", дип китерә Башкортстан башлыгы чыгышын АиФ-Уфа.

Шура күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелек фикере ярдәмендә формалашты. Башкортостан халкы шурага сайланырга мөмкин булган активистларны үзе тәкъдим итте.

Башкортостанда Кеше хокуклары һәм сивил җәмгыять институтларын үстерү шурасы булдыру турында карар республика башлыгын сайлау алдыннан чыкты. Шура кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда, төбәктә сивил җәмгыять институтларын үстерүдә ярдәм итү максатыннан төзелә диелде.

XS
SM
MD
LG