Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядән Себер авылына күченеп кайткан татарлар: "Хакимияткә зарланмыйбыз"


Чүпләр авылындагы бердәнбер балалар мәйданчыгы
Чүпләр авылындагы бердәнбер балалар мәйданчыгы

Омски өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Чүпләр авылында (Чеплярево) 20 генә йорт калган. 90нчы елларда Германиягә күчеп китеп, берничә елдан кире әйләнеп кайткан татарлар яңадан туган якларында тормыш кора.

Омски шәһәреннән Чүпләр авылына (себер татарларында чүпле печән дигәнне аңлата – ред.) 300 чакрым тирәсе. Җирле халык үз авылын утрау дип атый, чөнки өч яктан аны су уратып алган, ә тагын бер якта – очы-кырые күренмәгән сикәлтәле юл. Күпләр инде бу авылдан качкан. Әмма бер гаилә Германиядәге мул тормыштан киресенчә Чүпләр авылына кайтырга булган.

"Безнең авылда хастаханә юлының нинди булуын искә төшергәч авыручылар шунда ук чирләрен оныта", дип шаярта миңа кесә телефоныннан авыл юлын аңлатырга тырышкан 38 яшьлек Гөлфан Садыйков.

Тара елгасы
Тара елгасы

Авылны "зур җирдән" Иртыш, Тара елгалары һәм Килтеш күле аерып тора. Чүпләрдән район үзәгенә бару җиңел юл түгел. Моның өчен күршедәге Муромцев районының Окунево авылы аркылы чыгарга кирәк. Әмма 20 чакрымлык, сикәлтәле бу юл урманнар, сазлыклар аша уза.

"Әгәр машина юлсыз җирдә йөрерлек булмаса, бу юлга хәтта коры көнне дә чыкмау хәерлерәк”, дип кисәтә җирле халык.

Гөлфан тумышы белән Чүпләрдән булса да, гаиләсен Яңа Логиново авылына күчергән.

Авылдан район үзәгенә барырга теләгән кешегә Иртышка кадәр сикәлтәле юлдан биш чакрымны машинада узмалы, аннары елга аша көймәдә (кышын машинада) чыгасың да Терехово яки Яңа Логиново авылына кадәр яр буйлап җәяү барасың. Ә анда инде 60 чакрым ераклыкта урнашкан Большеречье район үзәгенә йөрүче автобус тукталышына да ерак калмый. Әмма елына ике тапкыр – боз киткәндә һәм боз катканда авылдан чыгып булмый һәм әлеге вакытта бернинди көтелмәгән гадәттән тыш хәлләр булмас дип кенә өметләнәсе кала.

Җирле халык сөйләвенчә, соңгы тапкыр шундый очрак совет чорында булган: боз кузгалган вакытта бер хатынның тулгагы башланган. Ул вакытта Большеречьедан боралак җибәргәннәр. Ә хәзер кемнеңдер киләчәгенә шикләнәбез ди олы яшьтәгеләр.

Билгеләнгән көнне Гөлфанның хатыны Тәнзилә мине Яңа Логиновода автобус тукталышында каршы ала.

Каршы алырга килгән Тәнзилә
Каршы алырга килгән Тәнзилә

Без бергәләп Иртыш яр буена барабыз, юлда авыл тормышы турында сөйләшәбез.

"Бер тапкыр олы кызым кашын җимерде дә канын туктата алмадык. Күршедән безне Иртышка кадәр илтәргә сорадым да, аннары кулымдагы биш яшьлек бала белән язгы нечкә боз буйлап хастаханәгә киттем. Бу боздан машина бара алмас иде. Ярый әле икенче якта безне инде ашыгыч ярдәм машинасы көтә иде", дип сөйли Тәнзилә.

Өченче бала туар алдыннан гаилә Яңа Логиново авылына күченергә карар кыла.

"Димәк синең Чүпләрне күрәсең килә инде, име?”, дип Гөлфан шаярта-шаярта миңа үз көймәсенә утырырга булыша. Әлеге көймә бераз шүрләтә, әмма Садыйков тәҗрибәле һәм үз көймәсен яхшы белә. Минем курыкканны күреп тынычландырырга тырыша.

Иртыш елгасында каршы алырга килүче Гөлфан
Иртыш елгасында каршы алырга килүче Гөлфан

"Шатланыгыз, хәзер җәй көнне 10-15 минутта барып җитәчәкбез. Ә су ташыган вакытта өчәр сәгать китә. Юлга күп көч кирәк. Менә май аенда көймә белән бергә капландым. Телефоным да су астына төшеп китте. Кызгандым телефонымны.

Гөлфан мотоциклы белән
Гөлфан мотоциклы белән

Чүпләрдә яр буена килеп җиткәч Гөлфан резин көймәсен бушата, аны яхшы итеп төреп өч тәгәрмәчле мотоциклының утыргычына куя. Мине шул көймә өстенә утырта. Иске мотоцикл чакыр-чокырлы юлдан сикертә-сикертә авылга таба чаба.

"Әле мин әкрен барам", дип шаярта Гөлфан.

Чүпләргә бару юлы
Чүпләргә бару юлы

Чүпләргә кергәндә авыл халкының эшкә чумганы күзгә ташлана. Алар печән әзерли.

"Таңнан кичкә кадәр эшлибез, бер көн ел буе ашата” дип аңлата трактордан төшә-төшә Гөлфанның 60 яшьлек әтисе Корбан Садыйков. Ул Чүпләрдән күпләрнең китүенә һәм авылда 20 генә йорт калуына гаҗәпләнми. Ә якын тирәдәге аю өннәре авылдагы йортлардан күбрәк, аучылар әйтүенчә аларның саны 24кә җитә.

Корбан Садыйков
Корбан Садыйков

Корбан әфәнде, башкалардан аермалы буларак, киресенчә шәһәр тормышыннан авылга кайткан. 1990нчы еллар уртасында ул алман хатыны һәм балалары белән авыр тормыштан Германиягә китә, әмма берничә ел яшәгәннән соң хатынын һәм алты баласын калдырып Себергә кире кайта.

"Мин авылны ташладым, башкалар ташлар – шулай итеп авыл юкка чыгып аны искә алучы да булмас дип уйладым да... кайттым", дип аңлата Корбан әфәнде үз карарын.

Аннары аның артыннан улы Гөлфан, быел инде кызлары Надежда да кайта. Аларның өчесенең дә ике ватандашлыгы бар. Германиягә алар инде кире китәргә җыенмый, кунак буларак кына барачагын әйтә.

Надежда
Надежда

"13 ел анда яшәдем. Әмма бу нинди тормыш булсын инде? Эш – өй – диван. Син ниндидер кысаларга кертелгән. Ә монда үзеңә-үзең хуҗа, табигать белән килешеп яшисең. Мин алман дусларыма Чүпләр турында видеолар җибәргәч, алар миңа кызыгып туя алмый. Чын ирек шушы ул, диләр. Кунакка килергә телиләр", ди Гөлфан

Абыйсының сүзләрен кияүгә чыкканчы Садыйкова фамилиясен йөрткән Надя Мартэнс та хуплый. "Әмма алар монда килгәч аларны урларлар һәм үтерерләр дип курка. Русия турында шундый караш барлыкка килгән", ди ул.

Надяның тешләре ап-ак. Бу авылда яшәүчеләр өчен сирәк күренеш. Өйдә Германиядән алып кайтылган әйберләр шактый күп булуы күзгә чалына. Шул ук балалар шешәләре дә Германиянеке.

"Германиядә гади пакетка таш салсаң да өзелми, ә монда алар шундый юка, берәр авыррак нәрсә салсаң, шунда ук ертылып чыга", дип сөйли хуҗабикә миңа юлга үзе пешергән сумсаларны сала-сала.

Надя Европадан үзе белән ике баласын һәм ирен Увены да күчергән. Увеның хәзер яраткан шөгыле – сыер саву.

"Без монда йөз мең сумга өй сатып алдык. Бу алманнар өчен бер атнага ялга барып кайту бәясе. Бәдрәфнең урамда булуын күргәч, һушымны югалтып егылам дип торам. Суны чишмәдән ташырга кирәк. Әмма әлеге авырлыклар минем өчен киресенчә кызык кына", дип сөйли хушлана-хушлана Надя.

Германиядә яшәү дәверендә ул күпмедер акча да җыя алган. Европада бу – тиеннәр булса, Чүпләрдә әлеге акчалар зур мөмкинлекләр ача. Боз китү һәм боз кату вакыты, ягъни авылдан беркая да китә һәм кайта алмау аны куркытмый.

Надяның ире Уве әлеге вакытта Германиядә. Русиядә өч ай яшәгәннән соң аңа виза озайтырга кирәк. Ә Надя булган акчаны ничек файдалырак кулланырга икән дип баш вата.

"Без атлар үрчеттек, әмма аларны карарлык эшче куллар таба алмыйбыз. Хәтта көненә ике сәгать эш өчен айга алты мең сум түләргә тәкъдим иткән идек. Әмма җирле халык килергә ашыкмый. Мөгаен сарыклар үрчетербез. Аларны асрау җиңелрәк", ди ул.

Тагын Надя чит илдән килүчеләр өчен Чүпләрдән биш чакрымда гына кунак йортлары төземәкче була. "Ни өчен авылның үзендә түгел?", дип кызыксынам.

"Мин монда алманнарны ничек китерим? Авылдагы халык эчеп сугыша башласа?", ди ул.

Гөлфан әйтүенчә, авылда әти-әнисе пенсиясенә исерткеч эчемлекләр эчеп ятучылар шактый. "Совет чорында аларны эшләргә мәҗбүр иттеләр һәм тәртип булды, хәзер һәркем үзе өчен үзе җавап бирә", ди ул.

Мин җирле почтальон йортын эзләгәндә каршыма 55 яшьлек Әсгать очрады. Ул елга буенда эшсезлектән интегеп утыра.

Әсгать
Әсгать

Иртә булуга карамастан, Әсгать инде салмыш, һәм үзе моны болай аңлата: "Өметсезлектән барысы да. Эш булмаудан бөтен Русия эчүгә сабыша. Мин элек тракторчы идем, совзоз беткәч, түбән тәгәрәдем. Бернинди максатым да юк. Яшимме? Яшим. Нигә күп уйларга?

Совет чорында монда чыннан да зур совхоз була. Җәен дә, көзен дә халыкны су буйлап ташучы паром эшләгән.

"15 ел элек бездән паромны төзекләндерергә дип алдылар да кайтармадылар. Нәрсә булганын әле дә белмибез", ди авылда яшәүче Флора Әскәрова һәм Рөстәм Балатбаев.

Флора авылдашлары белән
Флора авылдашлары белән

Башка авылдашлары белән алар бөрлегән һәм кура җиләгенә барганнар. Балатбаев көймәне һәрвакыт үзе белән машина түбәсендә йөртә. "Кирәк булып куюы бар", ди.

Хәзер Чүпләрдә кечкенә генә кибет бар. Анда әйберләр аена бер яңартыла. Шулай ук мәктәп эшли. Быел мәктәпкә төрле яшьтәге биш бала укырга керә. Башлангыч сыйныфларны Бибинур Тухтаметова укыта, ә югары сыйныфлар район укытучылары белән скайп аша укыйлар.

Мәктәп бинасы
Мәктәп бинасы

Иминлек өчен балаларны көймә белән елга аша йөртү тыелган, шуңа авылда мәктәпне япмаска булганнар. Ә менә фельдшер-акушерлык пункты эшләми. Ике ел дәвамында Яңа Логиноводан яшь фельдшер килеп йөргән, әмма ахыр чиктә ул да түзмәгән һәм бу эштән баш тарткан.

"Гел резин көймәдә йөреп кемнең үз тормышын куркыныч астына куясы килсен? Бу авыл халкы өчен гадәти, мондый тормыш аларның каннарында, алар инде ияләшкән һәм судан курыкмыйлар. Ә мин укытучыларны ачык дәресләргә чакыргач, беркем ризалашмады. Хәтта кыш көне машина белән рәхәтләнеп бозда килеп булганда да ризалашмадылар", ди Бибинур ханым.

80 яшьлек Миңсара Мөхәммәдьярова оныклары мунча яккан вакытта эскәмиядә утырырга чыккан. Миңсара апаның өч баласы, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. Аның төп шөгыле – башка күпләрнеке кебек, эскәмиягә чыгып утыру һәм телевизор карау. Миңсара апа теш авыртуына зарлана, әмма дарулар булмау сәбәпле, үләннәр белән генә дәваланырга мәҗбүр. Район хастаханәсенә барырга батырчылыгы җитми.

"Күзлек тә кирәк, һич миңа туры китерә алмыйлар. Бу әле ярый ә күпме кешенең кан басымы күтәрелүдән һәм шикәр авыруыннан үлгәнен белсәгез? Мин үзем өчен түгел, ә монда калган балаларым өчен борчылам", ди Миңсара апа.

Авыл халкы барлык проблемнар белән 64 яшьлек авыл старостасы Хөсәин Садыйковка мөрәҗәгать итә. Елдан-ел бер төрле гозер: кыш көне Терехово авылы ярына кадәр юлны кардан чистарту, җәен паром оештыру.

"Бюджеттан ниндидер акчалар бүленә бит инде. Кайда китә ул акчалар, аңлашылмый, – дип аптыраш белдерә Хөсәин әфәнде. – Мин бу сорауны район башлыгы Василий Майстепановка биргән идем, әмма ул минем белән сөйләшергә теләмәде.

Садыйков хыялый түгел һәм Чүпләр өчен генә кичү булдыру отышлы түгеллеген аңлый. Паром өчен аена миллион сум кирәк. Бу кечкенә авыл бюджеты өчен ат бәясе.

Бигрәк тә кичү булдыруны почта ташучылар һәм машинасы, аты, көймәсе булмаган авыл халкы өчен килешү нигезендә азык-төлек ташучылар сорый.

"Юллар булмаган вакытта миңа боз каткан җиргә кадәр аяк киемемне салып суда барырга туры килгәли иде. Аннары боз каткан урынга җиткәч аяк киемемне кия идем дә кирәк җиремә атлый идем, – дип искә ала 61 яшьлек Галина Алиямова. – Икенче ярга җиткәч тагын шулай итә идем. Кыш көне пенсия илтер өчен Яңа Логиново авылыннан җәяү йөри идем, бу бит елгалар, кырлар аркылы 15 чакрым дигән сүз. Буранда да бара идем. Курыкмадым. Хәзер үземне җүләр дип битәрлим. Аяклар шешә, йөрергә авыр, дип уфтана ул.

Миңсара белән Галина
Миңсара белән Галина

Болшеречье районы җитәкчелеге Чүпләр халкы янына бик сирәк килә.

"Соңгы дүрт елда район башлыгы Василий Майстепанов безгә ике тапкыр гына килде кебек: сайлау алдыннан һәм 2016 елгы су басудан соң. Ул вакытта өйләрнең тәрәзәләренә кадәр су күтәрелде", Флора Әскарова.

Шул ук 2016 елда түрәләр кешеләрне авылдан күчерү турында да сүз кузгаткан. Староста Садыйков сүзләренчә, Терехов авылында аларга яңа йортлар төзергә вәгъдә иткәннәр. Әмма аннары кире уйлаганнар. Ташланган өйләрне яңартырга тәкъдим иткәннәр.

Хакимиятнең мондый очракта җирле халык белән нишләргә тиешлеге турында авылда беркем тә җавап бирә алмый.

"Чүпләр үлеп бара, хакимият моңа бармак аша гына карый", дип зарлана Рөстәм Балатбаев.

"Авылның киләчәк перспетивасы булмагач, аларның да эшлисе килми", дип җавап бирә аңа Бибинур Тухтаметова – Бәлкем эшлисе дә түгелдер, авыллар да көчлесе кала, көчсезе бетәдер".

Шулай да Садыйковлар бирешергә теләми. Алар Чүпләргә җан өрергә тели.

"Без хакимияткә зарланмыйбыз, – ди Гөлфан Садыйков. – Мин аларны аңлыйм, бюджетта акча юк. Әмма ташланган җирләрне, үлән басуны күреп җан әрни"

Гөлфанны дүрт ел элек Яңа Логиново авыл җирлеге депутаты итеп сайлаганнар.

"Әмма авыл депутатының бернинди вәкаләтләре юк, хезмәт хакы да юк, бары җаваплылыгы гына бар. Берәр нәрсә була калса, авыл халкы килеп: син депутат, син хәл ит ди. Мисал өчен, Чүпләрдә урамда утлар куярга сорадылар. Ә ут өчен түлиселәре килми. Мин нишләргә тиеш", ди ул.

Аның туганы булган староста Садыйковның балалары һәм оныклары шәһәрдә яши. Аларга фатир алыр өчен ул Кузбасста шахтер һәм Себердә вахтада эшләгән. Ул үзе инде тол ир. Әмма авылдан китәргә теләми. Туган җирем мине үлемнән саклап калды дип әйтә.

"Мин авылга кайтканчы кесә саен нитроглицерин даруы белән йөри идем. Хәзер ул даруларны искә дә алмыйм. Монда матур. Урман, җиләкләр, гөмбәләр, балык, дала! Тара елгасындагы су да шулкадәр тәмле. Күрше Миңсара гомер буе шул суны мактый-мактый эчеп 80 яшькә кадәр җитте. Минем өчен Тара суыннан да тәмлерәк су юк. Безнең беркемгә дә кирәк булмавыбыз үпкәләтә инде. Әмма нишлисең? Тырышабыз, тырмашабыз. Бу бит безнең ватан", ди ул.

XS
SM
MD
LG