Accessibility links

Кайнар хәбәр

Укытучылар "Мәскәү эшен" туктатуны сорап ачык хат язды


Мәскәү дәүләт университеты бинасы
Мәскәү дәүләт университеты бинасы

Укытучылар баш прокурор Юрий Чайкадан Мәскәүдәге протест чараларыннан соң ачылган "Мәскәү эше"н туктатуны таләп итә.

Русия мәктәпләре һәм югары уку йортлары укытучылары баш прокурор Юрий Чайкага ачык хат язды. Алар 27 июльдә Мәскәү үзәгендә оппозициянең протест чарасыннан соң Тикшерү комитеты тарафыннан ачылган, "Мәскәү эше" исеме белән танылган җинаять эшләрен туктатуны таләп итә.

Прокурор исеменә язылган мөрәҗәгатьтә "Мәскәү эше" нигезендә сак астына алынганнарның күбесе яшьләр, кичәге мәктәп укучылары диелә. Хат авторлары фикеренчә, "алар Конституция тарафыннан гарантияләнгән фикер иреге хокукы өчен кыйналды, хөкем ителде, ирекләреннән мәхрүм ителде яки зур күләмдә штрафларга дучар булды".

Укытучылар "гаепләнүчеләр эшләре мәхкәмәләрдә кануннарны бозып каралды" дип тә белдерә. "Укучылар белән декабристлар, сөрген, ГУЛАГ турында сөйләшеп, аларны сайлау ирегенә, әхлакка, җәмгыять өчен җаваплылыкка өйрәтеп һәм шул ук вакытта илдә күзгә бәрелеп торган канунсызлык хөкем сөрүен күрмәмешкә салышып булмый. Бу икейөзлелек, без балаларны икейөзлелеккә өйрәтә алмыйбыз", диләр мөрәҗәгать авторлары.

Хат интернетта 17 сентябрь кич барлыкка килде. 18 сентябрь иртәсенә аны бөтен Русиядән 250ләп укытучы имзалаган иде.

  • Июльдә Мәскәүдә шәһәр думасына сайлауга бәйсез намзәтләрне кертмәүгә каршы протестлар башланды һәм ике айга якын дәвам итте. Әлеге вакыт эчендә полиция өч меңнән артык кешене тоткарлады, 27 июльдә узган протест чарасыннан соң тикшерү комитеты киңкүләм чуалышлар һәм хакимият вәкиленә көч куллану турында җинаять эше ачты, аның нигезендә 16 кеше сак астына алынды. Медиа әлеге эшне "Мәскәү эше" дип атады. Әлегә алты кешегә хөкем карары чыгарылды.
  • Хокук яклаучылар һәм юристлар Мәскәүдә "киңкүләм чуалышлар" дип аталырлык берни дә булмады дип искәртә.
  • Элегрәк "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүчеләрне яклап мәдәният эшлеклеләре, Урыс православ чиркәве руханилары, җәмәгать эшлеклеләре чыкты. Соңгыларыннан берсе Михаил Ходорковскийның Сивил җәмгыятькә теләктәшлек белдерүе төркеме мөрәҗәгате булды. Аны имзалаучылар арасында Британ язучысы һәм актеры Стивен Фрай, Нобель премиясе лауреаты Герта Мюллер, Ирландия, Болгарстан һәм Литваның элекке президентлары, "Тәхетләр уены" сериалына сценарий язучылар Дэвид Бениофф һәм Дэниел Уайсс бар.
XS
SM
MD
LG