Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Айдар Гобәйдуллинны тикшерү изоляторыннан чыгаруны сорады


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Прокурор Айдар Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгаруны сорады.

Мәскәүнең Мещан районы мәхкәмәсендә барган утырышта гаепләү ягы Айдар Гобәйдуллин эшен прокуратурага кайтаруны һәм яшәү урыныннан читкә китмәү шарты белән аны тикшерү изоляторыннан чыгаруны сорады. Бу хакта мәхкәмә утырышында катнашучы Азатлык хәбәрчесе хәбәр итә.

Гобәйдуллинны Мәскәүдә 27 июльдәге протест чарасында полиция хезмәткәрләренә таба пластик шешә ыргытуда гаеплиләр. Әлеге шешә беркемгә дә тимәгән.

Айдар Гобәйдуллин эшен мәхкәмәдә карау 17 сентябрь башланды, бүген дәвам итә.

Русия мәктәпләре һәм югары уку йортлары укытучылары баш прокурор Юрий Чайкага ачык хат язды. Алар 27 июльдә Мәскәү үзәгендә оппозициянең протест чарасыннан соң ачылган, "Мәскәү эше" исеме белән танылган җинаять эшләрен туктатуны таләп итә. Гобәйдуллинга каршы җинаять эше шуларның берсе.

"Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист Айдар Гобәйдуллин тумышы белән Уфадан. Укыган вакытында төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. Ул "Мәскәү эше" нигезендә тоткарланды. "Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Сентябрь башында 27 июльдәге протест чарасыннан соң ачылган охшаш җинаять эшләре нигезендә дүрт кешегә төрмә җәзалары бирелде.

XS
SM
MD
LG