Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында Мәгариф комитеты рәислегенә Айрат Зарипов тәкъдим ителгән


Татарстан парламенты утырышы, архив фотосы

Татарстан Дәүләт шурасында элек Разил Вәлиев җитәкләгән Мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясен "Татмедиа" агентлыгы башлыгы Айрат Зариповка тапшырмакчылар. Моннан тыш, Дәүләт шурасында торак сәясәте белән бәйле яңа комитет барлыкка киләчәк.

Татарстан Дәүләт шурасындагы оештыру киңәшмәләреннән соң парламент комитетлары рәисләре тәкъдим ителгән. "Бизнес Онлайн" язуынча, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын "Татмедиа" агентылыгының элекке башлыгы Айрат Зарипов җитәкләячәк. Элек әлеге комитетны Разил Вәлив җитәкли иде.

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетына "Связьинвестнефтехим" җитәкчесе урынбасары Лотфулла Шәфигуллин, экология, табигый ресурсларны куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетына Татарстанның элекке җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев тәкъдим ителгән.

Моннан тыш, торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты төзелә, аны Яшел Үзәннең элекке башлыгы Александр Тыгин җитәкләячәк.

Шакир Яһудин, Светлана Захарова, Альберт Хәбибуллин, Леонид Якунин элеккечә үз комитетлары җитәкчелегендә кала.

Кануннарның татар һәм урыс телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясен Римма Ратникова җитәкләр дип фаразлана. Элекке авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовка депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү комиссиясе, Юрий Камалтыновка депутатларның керемнәре турындагы белешмәләрне контрольдә тоту комиссиясе тапшырылырга мөмкин.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт шурасының эшче төркемнәре тулысынча 20 сентябрьдә, беренче сессия вакытында расланыр дип көтелә.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG