Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү метросында полиция хезмәткәрләре арасында атышу булган


Архив фотосы
Архив фотосы

Бер полиция хезмәткәре һәлак булган, икенчесе яраланган.

18 сентябрь кичендә Мәскәүнең "Рязанский проспект" метро станциясендә полиция хезмәткәрләре арасында атышу булган. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, әлеге вакыйга ришвәт алуда шикләнелгән полиция хезмәткәрен тоткарлау вакытында булган. Бер полиция хезмәткәре һәлак булган, икенчесе яраланган.

Русия эчке эшләр министрлыгының Мәскәү идарәсе хәбәр итүенчә, ут ачкан полиция хезмәткәре тоткарланган. Baza һәм "Омбудсмен полиции" каналлары аның 35 яшьлек прапорщик булуын яза. Ул 2 мең сум күләмендә ришвәт алу вакытында тоткарланган, әлеге акчаларны ул мигранттан таләп иткән диелә.

Медиа чаралары шикләнелгән полиция хезмәткәрен инде ике атна күзәтеп торганнар. Baza хәбәренә күрә, полиция хезмәткәренә ул алырга җыенган 2 меңгә тагын бер мең сум өстәргә теләгәннәр, бу җинаять маддәсен "авырайта алыр иде", ул шуннан соң ата башлаган.

Тикшерү комитеты Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре тормышына янау маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

XS
SM
MD
LG