Мәскәү мэриясе Сахаров проспектында "Мәскәү эше"нә бәйле тоткарланган һәм башка сәяси тоткыннарны яклап митинг уздыруга рөхсәт биргән. Бу хакта үзенең Твиттерында теркәлмәгән Либертариан фиркасе лидерларының берсе, блоггер Михаил Светов яза. Митинг уздыруга мөрәҗәгатьне дә әлеге фирка биргән иде.
"Элегрәк безнең шундый ук мөрәҗәгатьне кире какканнар иде. Әмма Голунов митингын үткәрүдәге кебек хакимият соңрак кире уйлаган", дип яза Светов.
Митинг 28 сентябрьдә узачак. Гаризада язылганча, чарада 20 мең кеше катнашачак.
Мәскәүдә бәйсез намзәтләрне шәһәре думасы сайлауларында катнаштыруны һәм "Мәскәү эше"ндә гаепләнүчеләрне иреккә чыгаруны таләп итеп узган митингның соңгысы 10 август көнне булды.