Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буратино маҗаралары (Приключения Буратино)


Фрагмент из мультфильма "Приключения Буратино", Союзмультфильм, 1959 год.
Фрагмент из мультфильма "Приключения Буратино", Союзмультфильм, 1959 год.

Сегодня читаем всем хорошо известную сказку – приключения про Буратино и золотой ключик! Текст адаптирован для изучающих язык, мы прилагаем красивую аудиосказку, перевод ключевых фраз и тест по содержанию и лексике. Приятного прочтения!

Буратино маҗаралары
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:14:13 0:00
йөкләү

Иртән Буратино әлифбасын кыстырып мәктәпкә йөгерде. Кайдандыр музыка ишетелә иде. Мәктәпкә якынлашкан саен яр буеннан күңелле көй көчлерәк ишетелде. Мәктәп уң якта, ә музыка сул яктан ишетелде. Буратиноның аяклары үзләреннән үзе музыка ишетелгән якка борылдылар. "Мәктәп бит беркая да китми", – дип уйлады Буратино. – "Мин бер генә карыйм һәм кире мәктәпкә барам". Ул тиз-тиз диңгезгә таба йөгерде.

Яр буенда бик күңелле иде! Мәйдан төрле төстәге байраклар белән бизәлгән, музыка уйный, урамда балалар, солдатлар, лимонад сатучылар, янгын сүндерүчеләр җыелган. Барысы да зур хәрефләр белән язылган "Курчак театры! Бер генә тамаша! Ашыгыгыз! Ашыгыгыз!" дигән афишаны укыйлар. Таза гына бер апа елмаеп билетлар сата иде. Аның янында биш музыкант тамашачыларны спектакль карарга чакыралар иде.

Буратино бер малайны җиңеннән тартты.

– Малай, малай, әйтче, зинһар, бер билет ничә сум?

– Дүрт сольда, – диде малай.

– Беләсезме, малай, мин кошелёгымны өйдә оныттым. Сез миңа бурычка дүрт сольда бирмәссезме икән?

– Тапкансың юләрне...

– Минем бик тә курчак театрын карыйсым килә!

– Алайса минем матур курткамны алыгыз.

– Кәгазь курканымы? Дүрт сольдагамы? Тапкансың юләрне.

– Алайса, алайса... минем матур башлыгымны.

– Синең башлыгың белән чукмарбашлар гына тотарлык. Тапкансың юләрне.

Ә музыкантлар һаман да җырлыйлар, халык шатлана иде. Болар Буратиноны бик кызыктырды, театр үзенә җәлеп итте. Малайның хәтта борыны да туңды – шулкадәр барасы килә иде аның курчак театрына.

Слова и выражения

  • әлифбасын кыстырып – взяв азбуку под мышки
  • якынлашкан саен яр буеннан күңелле көй көчлерәк ишетелде – чем больше приближался, тем сильнее с берега доносилась весёлая мелодия
  • үзләреннән үзе – сами собой
  • байраклар белән бизәлгән – украшенный флагами
  • янгын сүндерүчеләрпожар+тушители пожарные
  • җиңеннән тартты – дёрнул за рукав
  • ничә сум – сколько стоит
  • бурычкав долг
  • кызыктырды – заинтересовал
  • җәлеп итте – привлёк
  • туңды – замёрз

– Малай, малай дим! Алайса дүрт сольдага минем гаҗәеп әлифбамны алыгыз! – диде Буратино.

Рәсемлеме?

– Искиткеч рәсемле һәм зур–зур хәрефле!

– Ярый, алам. – Малай теләмичә генә әлифбаны алды һәм Буратинога дүрт сольда бирде.

Буратино елмаеп торган таза апа янына килде.

– Апа, зинһар, миңа курчак театрының бердәнбер тамашасына иң беренче рәткә билет бирегез!

Буратино утырды һәм ябык пәрдәле сәхнәгә карады. Тиздән кыңгыраулар тавышы ишетелде һәм пәрдә ачылды. Кечкенә сәхнәдә, уңда һәм сулда катыргыдан ясалган агачлар тора, алар өстендә фонарь эленгән иде. Сәхнәгә озын җиңле, озын күлмәкле малай чыкты. Аның йөзе ап–ак кершән белән буялган иде. Ул тамашачыларга карап иелде һәм күңелсез тавыш белән:

– Исәнмесез! Минем исемем Пьеро. Хәзер без сезнең алдыгызда «Зәңгәр чәчле кыз, яки утыз өч колакчан» дигән комедия уйныйбыз. Бу бик көлке комедия,– диде.

Пьеро сүзен тәмамлады һәм җыр башлады:

Минем исемем, ни кызганыч, Пьеро.​
Күзләрем минем һәрвакыт дымлы.
Пәрдә ачылачак хәзер,
Һәм без сезнең өчен пьеса уйныйбыз.
Ул пьесада мине төрткәлиләр, типкәлиләр
Һәм сугалар.
Көлеп үләргә мөмкин.
Типкәләүләрдән мин бик туйдым.
Һәрвакыт караянганчы кыйныйлар мине.
Билетны юкка гына алмагансыз сез.
Моннан да кызыграк пьеса була алмый,

– дип җырлады Пьеро һәм елап җибәрде.

Слова и выражение

  • рәсемлес картинками
  • бердәнбер тамашасына иң беренче рәткә – на первый ряд на единственное представление
  • ябык пәрдәле – закрытый занавес
  • кыңгыраулар – колокольчики
  • катыргыдан ясалган – сделанный из картона
  • озын җиңлес длинными рукавами
  • күзләреммои глаза
  • дымлы – влажный
  • төрткәлиләр, типкәлиләр – тыкают, пинают
  • сугалар – бьют
  • караянганчы кыйныйлар – бьют до синяков

Кинәт тамашачы залында ул озын борынлы, башлыклы малайны күрде.

– Карагыз. Бу – Буратино. Тере, тере Буратино, – диде ул дерелдәгән тавыш белән.

Сәхнәгә катыргыдан ясалган күп курчаклар чыкты. Куркыныч битлекле кызлар, сакаллы кешеләр, төймә күзле йонлы этләр – барысы да Буратиноны күрергә теләде. Шулвакыт Буратино сәхнәгә сикереп менде. Курчаклар аны тоттылар һәм кочаклый, үбә башладылар. Тамашычыларның күңеле йомшарды, бер яңгыр сүндерүче хәтта үксеп елады.

Сәхнәдәге гауганы ишетеп, пәрдә артыннан куркыныч кеше чыкты. Озын сакалы идәннән сөйрәлә, акайган күзләре әйләнә зур авызы кычкыра иде. Әйтерсең, ул кеше түгел, ә крокодил иде. Кулында чыбыркысы бар иде. Бу Курчак театрының хуҗасы, курчаклар фәннәре докторы синьор Карабас–Барабас иде. Ул Буратиноны тотты, театрның келәтенә илтте һәм кадакка элеп куйды. Аннары кире кайтты, курчакларны чыбыркы белән куркытты һәм тамашаны дәвам итәргә кушты. Курчаклар спектакльны тәмамладылар, пәрдә ябылды, һәм тамашачылар таралдылар.

Курчаклар фәне докторы синьор Карабас-Барабас аш бүлмәсенә кичке ашка китте. Комачауламасын өчен, сакалының аскы өлешен кесәсенә тыкты һәм өстәл янына килде. Казандагы аш аңа пешмәгән булып тоелды. Карабас–барабас өч тапкыр кул чапты, һәм бүлмәгә Арлекин белән Пьеро керделәр. Карабас коры агачтан ясалган Буратиноны алып килергә кушты. Ул яхшы яна, аны утка салырга була иде. Театр хуҗасы ашын шулай пешермәкче булды.

Арлекин белән Пьеро тезләнделәр, бичара Буратиноны кызганырга үтенделәр. Әмма синьор Карабас–Барабас кычкырды, һәм Арлекино белән Пьеро Буратиноны алып килделәр. Карабас күмер әзерли башлады. Кинәт Буратиноның күзләре кызарды (борынына күмер кисәге эләкте, ахры) һәм ул шундый каты итеп төчкерде, бүлмә көл белән тулды. Карабас бертуктаусыз төчкерә башлады. Кайвакыт ул илле, йөз тапкыр рәттән дә төчкерә иде.

Слова и выражения

  • дерелдәгән тавыш белән – с голосом
  • битлеклев маске
  • төймә күзле – глаза, как пуговицы
  • үксеп елады – плакал навзрыд
  • гауга – суета
  • идәннән сөйрәлә – стелится по полу
  • акайган күзләре – выпученные глаза
  • чыбыркы – кнут
  • аш бүлмәсенә кичке ашка – на кухню для ужина
  • тоелды – показалось
  • кул чапты – хлопнул в ладоши
  • коры агачтан ясалган – сделан из сухого дерева
  • яна – горит
  • тезләнделәр – встали на колени
  • күмер – уголь
  • көл – пепел

Буратино куркуыннан чиный башлады. Үзен бик жәлләде ул.

– Чинама! – дип кычкырды аңа Карабас. – Синең әти-әниең бармы?

– Юк, минем беркайчан да әнием булмады

– Ә әтиең исәнме?

– Минем мескен әтием исән, синьор.

– Минем сине аш пешерер өчен яндырганымны белгәч, әтиең нишләгәнен күзалдыма китерәм! – дип мыскыллады Карабас, ә үзе һаман төчкерде.

– Минем әтием болай да тиздән ачлыктан үләчәк. Картлыгында мин бердәнбер таянычы аның. Кызганыгыз мине! Җибәрегез...

– Бернинди дә кызгану юк! Тиз бул, утка сикер!

– Мин моны берничек тә эшли алмыйм, синьор.

– Нигә?

– Синьор, мин бер тапкыр борынымны учакка тыгып караган идем, утынны гына тиштем.

– Ничек инде син борының белән утынныттиштең?

– Эш шунда, ул утыннар иске киндердән ясалганнар иде.

– Кайда күрдең син иске киндердә ясалган утын рәсемен? – дип бик кызыксынды Карабас.

– Әтием папа Карлоның келәтендә.

– Синең әтиең папа Карломы? Тс–с... Димәк, ачкыч карт Карлоның келәтендә яшерелгәнме? – Карабас ниндидер серне ачмас өчен, куллары белән авзын каплады һәм күзен акайтып учакка карап утырды.

– Ярый, мин сине исән калдырам, – дип сөенечле тавыш белән әйтте Карабас. – Менә бу алтын тәңкәләрне дә ал һәм әтиеңә бир. Аңа баш и һәм Карабас ачлыктан үлмичә торырга сорады, дип әйт. Һәм иң мөһиме – келәтенншн беркая да күчеп китмәсен. Хәзер өеңә кайт.

Шатланып өйгә кайтып барганда Буратино юлдан барган ике хәерчене күрде. Берсе Алисә кушаматлы төлке (ул аксап бара иде) һәм Базилио кушаматлы мәче иде. Алар хәер сорап торалар иде.

– Исәнме, кадерле Буратино! Кая ашыгасың? – дип сорадылар алар.

– Өйгә, әтием янына.

– Белмим инде, син кайтканчы әтиең ачлыктан үлмәсме...– диде Төлке.

– Ха! Ә син моны күрдеңме? Биш алтын тәңкә!

– Ягымлы Буратино, бу акча белән нишләрсең соң син?

– Әтиемә куртка сатып алам! Яңа әлифба алам!

– Әй, акыллы Буратино, акчаң ун тапкырга күбрәк булуын теләр идеңме?

– Әлбәттә, телим! Ничек булыр икән соң ул?

– Бик тә гади! Әйдә, безнең белән бар.

– Кая?

– Юләрләр иленә. Хәзер мин сиңа аңлатырмын. Юләрләр илендә тылсымлы кыр бар, Могҗизалар кыры дип атала. Шул кырда чокыр казы, өч тапкыр "крекс-фекс-пекс" дип әйт, чокырга тәңкәләреңне сал һәм җир белән күмеп куй. Аннары су сип һәм өеңә йокларга кайт. Икенче көнгә чокырдан агач үсеп чыгачак, ә яфраклары урынында алтын акчалар булыр. Аңладыңмы? – дип сорады Базилио.

– Алдалыйсың...

– Базилио, безгә ышанмыйлар! Киттек моннан, – дип чинады Төлке.

– Юк ышанам, ышанам!Юләрләр иленә тизрәк барыйк!

– Афәрин сиңа, Буратино! – диделәр төлке Алисә һәм мәче Базилио һәм Буратиноны алып киттеләр.

Слова и выражения

  • чиный башлады – начал пищать
  • мыскыллады – издевался
  • ачлыктан – от голода
  • картлыгында бердәнбер таянычы – единственнная опора в старости
  • тиштем – проткнул
  • утыннар иске киндердә ясалганнар – дрова нарисованы на старом холсте
  • келәтендә – в его погребе
  • күзен акайтып – выпучив глаза
  • алтын тәңкәләрне – золотые монеты
  • баш и – преклони голову
  • күчеп китмәсен – пусть не переезжает
  • юлдан барган ике хәерчене – шедшие по дороге два нищих
  • кушаматлыпо прозвищу
  • хәер сорап – попрошайничая
  • чокыр казы – выкопая яму
  • тылсымлы кыр – поле чудес
  • су сип – полей
  • Аңладыңмы?Ты понял?

***

Төлке белән мәчк Буратиноны чүп тулы бер кырга алып килделәр.

– Я, әйдә казы чокырны, – диделәр.– Һәм "крекс-фекс-пекс" дип әйтергә онытма.

– Сез ераграк китегез, яме?

– Я Ходам, без синең акчаны кайда күмгәнеңне карарга да теләмибез, – диде Төлке.

– Алла сакласын, – дип кыөланды Базилио.

Алар читкәрәк киттеләр һәм чүплек артына качтылар. Буратино чокыр казыды, өч тапкыр "крекс–фекс–пекс" дип әйтте, чокырга тәңкәләрен салды, су сипте һәм агач үскәнен көтәргә утырды. Алисә аны өенә йокларга кайтыр дип уйлаган иде. Әмма малай китмәде. Һәм Алисә полиция участогына китте. Анда карт дежур Бульдог йоклап утыра иде.

– Батыр дежурный әфәнде! Бер каракны тоткарларга кирәк иде, – диде Төлке. – Бу шәһәрнең барлык бай һәм хөрмәтле кешеләренә куркыныч яный.

Полиция хезмәткәрләре Буратиноны полиция бүлегенә алып киттеләр. Ә Базилио һәм Алисә чокырдан алтын тәңкәләрне казып алдылар. Үзара талашып беттеләр. Нәтиҗәдә, Төлке үзенә дүрт сольда алды, ә Мәчегә берәх генә калды.

Бульдог Буратиноны өч җинаятьтә гаепләде.

– Беренчедән, син сукбай, икенчедән, эшсез, өченчедән паспортсз, – диде малайга Бульдог. Һәм: «Шәһәр читендәге күлдә батырыгыз!» – дип әмер бирде. Буратиноны сөлек, бака тулы күлгә ташладылар. Әмма шуны онытмаска кирәк, Буратино агачтан ясалган иде, шуңа ул бата алмый. Аның янына суда яшәүче җәнлекләр җыелдылар. Буратино зур яфрак өстенә утырды.

– Эх, барлык малай һәм кызлар сөт эчәләр, җылы урында йоклыйлар. Ә мин юеш яфракта утырам, – дип елый башлады малай.

Кинәт судан еланныкы кебек озын баш чыкты һәм Буратино янына йөзде. Бу елан түгел, ә карт Тортилла кушаматлы ташбака иде.

– Ах син, тәртипсез малай! – диде ул.– Сиңа өеңдә утырырга, укырга кирәк. Ә син Юләрләр иленә киттең!

– Мин бит папа Карлога ярдәм итәргә теләдем. Мин бик акыллы малай,– дип каршы килде Буратино.

– Синең акчаларыңны Мәче белән Төлке урлады. Акылсыз малай син!

– Ачуланудан файда юк! Ярдәм итәргә кирәк. Нишлим инде мин хәзер? – дип елый башлады малай.

Тортилла Буратинога ярдәм итәргә уйлады. Ул башын яшерде һәм су астына китте. Тиздән Тортилла чыкты, ә авызында кечкенә алтын ачкыч бар иде.

Кайгырма! Мин сиңа алтын ачкыч бүләк итәм. Аны бер сакаллы кеше суга төшерде һәм миңа табарга кушты. Ә мин ачкычны кайтармадым. Кешеләр кайвакыт бик явыз булалар. Бу кеше дә яхшы түгел иде. Бу алтын ачкыч бәхет китерә, диде ул.

Буратино тизрәк өенә йөгерде. Артыннан полиция, этләр йөгерделәр. Аның каршысына башка курчаклар чыктылар һәм качарга ярдәм иттеләр.

– Мин алтын ачкычның серен беләм! – дип кычкырды аларга Буратино. – Карабасның серен беләм!

Буратино ачкычны алды, һәм дуслар папа Карлоның өенә киттеләр. Папа Карло Буратиноны күрүенә бик сөенде.

– Буратино! Син исәнме? Кил тизрәк яныма! – дип кычкырды һәм улын кочаклады.

Буратино әтисенә ачкычны бирде. Папа Карло, Буратино һәм аның дуслары келәтне ачтылар. Ә келәттә зур, матур курчак театры бар иде. Шулай Арлекино, Пьеро, Буратино һәм башка курчакларның үз театрлары булды, башка алар Карабаска буйсынмадылар.

Слова и выражения

  • казы чокырны – копай яму
  • кайда күмгәнеңне карарга да теләмибез – и не желаем смотреть, куда ты закопаешь
  • тоткарларга – задержать
  • куркыныч яный – грозит опасность
  • полиция бүлеге – отдел полиции
  • казып алдылар – выкопали
  • Үзара талашып беттеләр. – Разругались между собой.
  • сукбай – бродяга
  • сөлек – пиявка
  • юеш яфракта утырам – сижу на мокром листе
  • каршы килдездесь: воспротивился
  • кайгырма – не горюй
  • серен беләм – знаю секрет
  • буйсынмадылар – не стали подчиняться

*****

Ну и как вам, понравилось? Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Буратино маҗаралары

Тест: Буратино маҗаралары

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG