Accessibility links

Кайнар хәбәр

Павел Устинов читкә китмәү шарты белән сак астыннан чыгарылды


Павел Устинов
Павел Устинов

Мәскәү мәхкәмәсе тарафыннан 3,5 елга хөкем ителгән Павел Устинов читкә китмәү шарты белән тикшерү изоляторыннан чыгарылды.

17 сентябрь Мәскәү мәхкәмәсе актер Павел Устиновны Росгвардия хезмәткеренә зыян салуда гаепле дип табып 3,5 елга гомум тәртипле колония җәзасына хөкем иткән иде. 20 сентябрь прокуратура Павел Устиновны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарырга сорап Мәскәү мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итте. Бу гаризаны актерның адвокаты Анатолий Кучерена тапшырган. Мәхкәмә гаризаны канәгатьләндерде. Моңа кадәр чыгарылган җәзаны карау утырышы 26 сентябрьгә билгеләнгән.

Кайбер чыганаклар Устинов ахыр чиктә шартлы вакытка хөкем ителәчәк дип фаразлый.

18 сентябрь Павел Устиновны яклау чарасы узды. Чарада катнашучылар президент идарәсе ишеге янында плакат тотып басып торды. Плакатта "Павел Устиновка азатлык" дип язылган иде.

Моңа кадәр Росгвардия башлыгы Виктор Золотов Павел Устиновка чыгарылган хөкем кырыс, шартлы бер елга хөкем ителү белән дә чикләнеп була дип әйткән иде.

XS
SM
MD
LG