Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: "Республикага ят радикал идеологик агымнар үтеп керде"


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

БДБ илләренең иминлек оешмалары һәм күзләү хезмәтләре киңәшмәсендә Рөстәм Миңнеханов ят радикал идеологик агымнарга каршы көрәшергә чакырды.

Казанда Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе (БДБ) илләренең иминлек оешмалары һәм күзләү хезмәтләре җитәкчеләренең XVI еллык киңәшмәсе уза. Утырышта Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия, Таҗикстан, Төрекмәнстан һәм Үзбәкстан вәкилләре катнаша.

Киңәшмәне Русия тышкы күзләү хезмәте мөдире Сергей Нарышкин алып бара. Очрашуда Татарстан президентына да сүз бирелде. Рөстәм Миңнеханов татарча исәнләшеп, республикага дини агымнардан куркыныч янавын белдерде, Согуд Гарәбстанында булган хәл кабатлану мөмкинлеген әйтте.

"Республикага ят радикал идеологик агымнар үтеп керде. Дини экстремизм да безнең төбәктә бар. Чит илдән финансланучы мәгълүмат ресурслары эчке сәясәтне тотрыксызларга, протест кәефен арттырырга, милләтара низаг тудырырга тырыша, дәүләт һәм тәртип саклау чараларының эшен дискредитациялиләр. Безнең өстенлекле бурычыбыз - халыкара террорчылыкка каршы катгый стратегия булдыру. Күптән түгел Согуд Гарәбстанында булган югары технологияле куркынычлар хәзер беренче урынга чыга. Шундый корал террорчы оешмалар кулына да эләгергә мөмкин", диде Миңнеханов.

Очрашуда БДБ илләренә читтән йогынты ясау күзәтелә, аларның сәяси, мәдәни тормышына тыкшыну бара дип әйтелде. Барлык нечкәлекләр хакында сөйләшү ябык ишекләр артында уза.

Утырыш азагында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланачак. Халыкара террорчылык һәм дини экстремизмга каршы тору килешүе төземәкчеләр.

XS
SM
MD
LG