Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин тагын биш елга Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе итеп сайланды


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Равил Гайнетдин тагын биш ел Русия мөселманнары диния нәзарәтен җитәкләячәк.

Мәскәү җәмигъ мәчетендә узучы җыенда Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе итеп янә Равил Гайнетдин сайланды. Бу хакта диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ул биш елга, бертавыштан, ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.

Җыенда Равил Гайнетдин үзенең беренче урынбасары итеп Петербур һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, Мәскәү ислам институты ректоры Дамир Мөхетдиновны тәкъдим итте.

Бүген Мәскәүдә Русия мөселманнары диния нәзарәтенең VII җыены уза. Гайнетдин анда чыгыш ясап, якын киләчәккә генә түгел, ә киләсе 50 елга юнәлешләрне билгеләде. Ул диния нәзарәте оешмаларын ныгыту һәм идарәнең эшчәнлеген Русиянең 70 төбәгенә тарату кирәк, зур шәһәрләрдә һәм Русия төбәкләре башкалаларында җәмигъ мәчетләре төзүне планлаштырырга кирәк дип сөйләде.

Моннан тыш, мөфти Русиядә ислам теологиясеннән диссертацияләр яклау яңа дәрәҗәсенә күтәрелеп, Югары аттестация комиссясе (ВАК) яки дәүләт югары уку йортлары тарафыннан тиешле квалификация билгеләнергә тиеш диде.

Равил Гайнетдинга быел 60 яшь тулды, ул Русия мөселманнары диния нәзарәтен аңа 1994 елда нигез салынганнан бирле җитәкли. Моннан тыш Гайнетдин Русия мөфтиләр шурасы рәисе булып та тора.

XS
SM
MD
LG