Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакеры Андрей Тюрин АКШтагы мәхкәмәдә киберһөҗүмнәр кылуда гаебен таныды


36 яшьлек русияле Андрей Тюрин Манхеттен мәхкәмәсендә Американың 12 финанс ширкәте һәм банклары мөштәриләренең шәхси мәгълүматларын урлауда үзен гаепле дип таныды.

Бу Америка банкларына башкарылган киберһөҗүмнәрнең иң зурысы дип хәбәр итә Bloomberg.

Русиялегә алты гаепләү белдерелгән, аңа җәмгысе 92 елга кадәр төрмә янарга мөмкин. Ул JPMorgan Chase банкы, брокер конторалары һәм икътисади мәгълүмат бирүче матбугат чаралары редакцияләренең компьютер системнарын җимергән дип белдерелә.

Андрей Тюрин сүзләренчә, ул 80 миллионнан артык кешенең мәгълүматын урлаган, бу аңа йөзләгән миллион доллар китергән.

Гаепләү ягы мәгълүматына караганда, Тюринның җинаятьтәшләре (аларның исемнәре аталмый) табылган мәгълүматны караклык гамәлләре кылу өчен кулланган. АКШ махсус хезмәтләре хәбәр итүенчә, Тюрин белән бергә җинаять кылган Израильнең ике кешесе Америкага 2015 һәм 2016 елларда тапшырылган.

Узган ел Тюринны Грузиядән АКШка тапшырдылар. Ул вакытта русияле гаебен танудан баш тартты. Быел яз Тюрин күрсәтмәләр бирә башлады һәм тикшерү белән килешү төзеде.

Хәзер прокурор Тюринга 15-20 ел ирегеннән мәхрүм итүне сорар дип фаразлана. Әмма ахыргы карарны хөкемдар кабул итәчәк.

Хөкем карары 2020 елның 13 февралендә чыгарылыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG