Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда да Татарстандагы кебек үзмәшгуль булып теркәлергә өнди башладылар


Башкортстанда хезмәтләндерү өлкәсендә эшләп, күчемсез милекне арендага биреп табыш алучыларны Татарстандагы кебек үзмәшгуль буларак теркәлергә өнди башладылар.

24 сентябрьдә "Башинформ" дәүләт мәгълүмат агентлыгында үзмәшгульлекне пропагандалаучы мәкалә чыкты. Табышларны легальләштерүдән тыш, үзмәшгульләр юридик затлар белән килешүләр төзи, сәүдә мәйданы аша Татарстан базарына чыга ала диелә язмада. Мәкаләдә реклам тамгасы юк, ләкин реклам билгеләре бар. Анда "Твое дело" үзмәшгульлекнең рәсми сайты, федераль салым хезмәте һәм "Татарстанның биржа мәйданы" сайтларына сылтамалар бирелә, үзмәшгульлек буларак теркәлеп салым түләү уңай яктан гына бәяләнә.

2019 елның 1 гыйнварыннан Русиядә үзмәшгульләрдән дә салым җыю турында канун гамәлгә керде. Әлегә бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә – Татарстан, Мәскәү һәм Калуга белән Мәскәү өлкәләрендә сынау рәвешендә кертелсә дә, киләчәктә башка төбәкләргә да җәелдерелер дип фаразлана.

Канунга ярашлы, үзмәшгульләр физик затларга хезмәт күрсәткән очракта, керемнәренең 4 процентын, оешмалар белән эшләүчеләр 6 процентын салым буларак түләячәк. Мондый салым тәртибе ялланып эшләгән кешеләре булмаган, үзе дә башка затларга эшләмәгән һәм керемнәре елына 2,4 млн сумнан артмаган үзмәшгульләр өчен кертелә.

XS
SM
MD
LG