Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт Трамп белән Зеленский сөйләшүенең стенограммасын чыгарды 


Дональд Трамп
Дональд Трамп

Стенограммадан күренүенчә, Дональд Трамп Владимир Зеленский белән АКШта киләсе президент сайлауда намзәт буларак катнашу ихтималы булган Джон Байден турында, чынлап та, сөйләшкән.

Ак йорт АКШ президенты Дональд Трампның Украина президенты Владимир Зеленский белән сөйләшү стенограммасын чыгарды. Документның фотокүчермәсе Ак йорт сайтына эленде.

Ике лидер телефон аша июль ахырында сөйләште. Стенограммага ярашлы, Трамп Зеленскийны АКШның элекке вице-президенты һәм киләчәк сайлауда Трампның ихтимал көндәше Джо Байденның улы Хантер Байден ширкәтенә игътибар итүне сорый. Хантер Байденның ширкәте Украинада эшмәкәрлек алып барган.

"Джон Байден улы турында күп сөйлиләр, имеш, Байден тикшерүне туктаткан, һәм күпләрнең бу хакта беләсе килә. Шуңа күрә сез баш прокурор белән мөмкин булганның барысын да эшләсәгез бик яхшы булыр иде. Байден җинаять эше туктатылды дип мактанды, әмма сез моны ачыклап бетерсәгез... Бу минем өчен коточкыч яңгырый", диелгән документта.

Зеленский Украинаның баш прокуроры бу мәсьәлә белән шөгыльләнер дип җавап биргән.

Чәршәмбе Конгресс Трампка импичмент белдерү максаты белән тикшерү башлавы турында белдерде.

Бу хакта Вәкилләре пулаты спикеты Нэнси Пелоси игълан итте. Ул Трампны Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү белән бәйле рәвештә Конституцияне бозуда гаепләде.

Махсус хезмтәләрнең аноним вәкиле хәбәр итүенчә, Трамп әлеге сөйләшү вакытында Зеленскийга басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылган.

Трамп 25 июльдә телефоннан сөйләшкәндә Зеленскийга басым ясавын кире кага. Ул чәршәмбе сөйләшүнең текстын дөньяга чыгарам, аның дустанә төстә узуын барысы да күрсен диде.

XS
SM
MD
LG