Прокуратураның Тикшерү комитетына җибәрелгән хатында "Валерий Тишковны Җинаять кодексының 136, 282нче маддәләрендә каралган җинаять кылу өчен җаваплылыкка тарттыру турындагы мөрәҗәгатьне карау өчен җибәрәбез", диелгән. Бу хакта Имамов үзе хәбәр итте.
Узган атна Чаллы активисты Алмаз Имамов академик Валерий Тишковны "Известия" газетында чыккан язмасы өчен җаваплылыкка тартуны таләп итеп Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде.
"Әлеге мәкаләдә Русия халыкларын дискриминацияләүгә котыртучы һәм моны аклаучы җөмләләр бар. Язмада ана телләрен өйрәнүчеләр мыскыллана", диелә мөрәҗәгатьтә.
Шулай ук Имамов фикеренчә, мәкаләдә Русия җирлегендә урыс теленең өстенлеге аклана.
Тишков үз язмасында телләр тигез булырга тиеш, әмма кулланылышта һәм статусында алар тигез була алмый дип яза. Шулай ук "тел бетү әле халык бетү дигәнне аңлатмый", ди.
Алмаз Имамов элегрәк Сбербанкны татарча хезмәт күрсәтмәүдә гаепләп мәхкәмәгә биргән иде.