Accessibility links

Казаннан Харбинга даими очышлар башлана


Казаннан атнасына бер тапкыр Кытайның Харбин шәһәренә Екатеринбур аша очышлар башкарылачак.

Казаннан беренче тапкыр Кытайга даими авиаочышлар башланачак. Аны "Урал һава юллары" башкарачак. Бу хакта "Казан" халыкара һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яңа рейслар 2019 елның 27 октябреннән 2020 елның 22 мартына кадәр атнасына бер тапкыр һәр якшәмбе каралган. Очкыч Екатеринбурда тукталып ала.

Казан-Харбин очышы бәясе бер якка 15 мең сумнан, ике якка да 28500 сумнан башлана. Очыш вакыты тугыз сәгать ярым тәшкил итә, 1 сәгать 50 минуты Екатеринбурда уза.

Екатеринбурга Казаннан билет бәяләре бер якка дүрт мең сум тирәсе.

Очышлар Airbus очкычларында башкарылачак диелә.

"Харбин – Кытайның иң "урыс" шәһәре, ул бигрәк тә кышын матур, анда кар һәм боз сыннары күргәзмәсе уза. Харбинда көнчыгышта иң зур православ соборы – Софияне, Конфуций храмының архитектур ансамблен, Азиядә җәяүлеләр өчен иң озын урамны күрерргә мөмкин", диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Былтыр октябрьдә Казаннан Кытайның Хайнань төбәге башкаласы Хайкоуга чарер рейслар ачылды. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин тиздән Казан белән Кытай арасында туры очышлар башлануга өмет белдергән иде.

Өч ел элек Синҗан уйгыр автоном төбәге башкаласы Өремчедән Казанга туры очышлар ачылган иде. Ләкин бу башлангыч дәвамлы булмады.

XS
SM
MD
LG