Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия куәт хезмәткәрләре кырымтатар йортында тентү уздырды


Илвер Аметов

Судакта яшәүче кырымтатар Илвер Аметов йортында һәм аның кафесында бүген тентүләр узган. Сәбәпләрен аңлатмаганнар.

Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Русиядә тыелган Кырымтатар Мәҗлесенең Судак бүлеге рәисе Илвер Аметов йортында тентү уздырып, шәхси этнографик музееннан борынгы коралларны алып чыккан. Бу хакта Аметовның килене Ольга Аметова сүзләренә сылтанып, Крым.Реалии хәбәр итә.

Илвер Аметов йортында шәхси этнографик музей бар, анда ул 20 елдан артык борынгы артефактлар, шул исәптән уклар, балталар һәм пычаклар җыя.

Русия хокук яклау оешмаларыннан тентү хакында рәсми хәбәр юк.

Тентү Илвер Аметовның йортында һәм аның кафесында 27 сентябрьдә төшкә кадәр башланды. Полиция Аметовка караган бөтен биналарда тентү уздырырга кирәклеге турында карарны күрсәткән, әмма сәбәпләре билгеле түгел.

Русиянең куәт хезмәләре Илвер Аметов йортында тентүне беренче тапкыр кына уздырмый. Беренче тентү 2015 елда булды, ул вакытта Аметов хастаханәдә иде. 2017 елда аңа тагын килделәр һәм улын тоткарладылар һәм бераздан җибәрделәр.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG