Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны туристик визалар бирә башлаячак


Гарәп хатын-кызлары машина йөртү курсларында
Гарәп хатын-кызлары машина йөртү курсларында

Согуд Гарәбстаны беренче тапкыр туристик визалар бирә башлый. Аларны 80 доллар түләп онлайн тәртиптә 49 ил кешеләре алырга мөмкин.

Илләр исемлеге әлегә чыкмады дип хәбәр итә Reuters. Мөселманнар өчен изге саналган Мәккә һәм Мәдинәгә туристлар бара алмаячак. Моның өчен элеккечә хаҗи визасы алырга кирәк.

Чит ил кешеләренә исерткеч эчемлекләр эчү шулай ук тыела. Хатын-кыз туристлар патшалыкка ирләр озатуы булмаса да, килә ала, аларга гарәп киемнәре кию дә мәҗбүри түгел.

Элек турислар Согуд Гарәбстанына транзит виза белән генә килә һәм илдә күп дигәндә өч көн тора ала иде. Былтыр декабрьдә Эр-Рияд концертлар һәм спорт чараларына керү өчен электрон визалар бирә башлады.

Согуд Гарәбстанында варис шаһзадә Мөхәммәт бин Сәлмән башлангычы белән реформалар уза. Ике ел элек хатын-кызлар машина йөртү һәм җәмәгать урыннарына үзләре генә бару хокукы алды. Моннан тыш, илдә кинотеатрлар ачылды һәм концертлар, башка күңел ачу чаралары уздыру мөмкин була башлады. Хакимиятләр фикеренчә, реформалар нефтькә бәйле икътисадны диверсификацияләргә тиеш.

XS
SM
MD
LG