Accessibility links

Кайнар хәбәр

Улан-Удэда полиция башбаштаклыгына каршы чарада йөзләрчә кеше катнашты


Улан-Удэда полиция башбаштаклыгына каршы митинг
Улан-Удэда полиция башбаштаклыгына каршы митинг

Хакимият шәһәр үзәгендә җыелуны тыю аркасында чара паркта узды.

Якшәмбе көнне Бурятия башкаласында "Сәяси тоткыннарны яклап һәм полиция башбаштаклыгына каршы" митинг узды. Оештыручылар - КПРФның бурят бүлеге активистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре - сентябрьдә узган каршылык чарасында катнашучыларга карата полиция эзәрлекләвен туктатырга таләп итте. Митингта якынча 600ләп кеше катнашты дип хәбәр итә Сибирь.Реалии.

Чарада катнашучылар эзәрлекләүне туктатырга, сәяси тоткыннарны иреккә чыгарырга, шулай ук элеккеге протест чараларын куып таратучыларны җаваплылыкка тартырга таләп итте. Таләпләр арасында шулай ук Бурятия башлыгы Алексей Цыденов һәм республика Эчке эшләр министры Олег Кудиновны урыныннан алу да бар, дип белдерде Халык хуралы депутаты Леонтий Красовский.

Хакимият шәһәр үзәгендә җыелуны тыю аркасында чара паркта узды.

9 сентябрь көнне Улан-Удэда 8 сентябрь сайлау нәтиҗәләренә каршы һәм якут шаманы Александр Габышевның тоткарланган тарафдарларын яклап протест чарасы узды. Полиция протест белдерүчеләрне көч кулланып тоткарлады.

XS
SM
MD
LG