Accessibility links

"Агора": хакимиятне мыскыл итү турында эшләрнең күпчелеге Путинны тәнкыйтьләү белән бәйле


Русиядә хакимият символларын хөрмәт итмәү турында канунның ярты ел эшләү дәверендә 45 эш ачылган. Аларның 60лап проценты президент Владимир Путинга каршы сүзләргә бәйле.

Башка эшләр полиция һәм махсус хезмәтләргә, түрәләргә, хөкемдарларга, "Бердәм Русия" фиркасенә карата әйтелгән сүзләргә кагыла. Бу хакта "Агора" халыкара хокук яклау оешмасы хисабында белдерелә.

Канун эшләү дәверендә җәмгысе 845 мең сумлык 28 штраф салынган. Штрафларның 78 проценты Путин турында сүзләр белән бәйле. 11 очракта канунны бозуда шикләнелүчеләр үз гаепләрен таныган, 17 эш туктатылган. Хокук яклаучылар Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә тугыз шикаять җибәргән.

Архангельски өлкәсе, Кузбасс һәм Красноярски крайларыннан җавапка тартылучылар күбрәк булган.

  • 29 мартта "фейк" яңалыкларны томалау һәм интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар өчен җәза бирү турында кануннар гамәлгә керде.
  • Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнәчәк. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала.
XS
SM
MD
LG