Коммунистлар фиркасе Кытайда әле дә хакимияттә, шул ук вакытта 1970 еллар ахырында башланган икътисади реформалар Кытайны глобаль икътисадка керергә һәм ил халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итте. Хокук яклаучылар һәм Көнбатыш илләре Кытайны кеше хокукларын бозуда, шул исәптән Тибетта һәм Синҗан-Уйгыр автоном районында милли азчылыклар хокукларын бозуда, мәгълүматны чикләүдә, реаль сәяси көндәшлек булмауда гаепли.
Пекинда юбилей уңаеннан зур хәрби тантана узды. Анда дәүләт башлыгы Си Цзиньпин һәм аңа кадәр Кытай халык республикасы җитәкчеләре булган Һу Цзиньтао һәм Цзян Цзэминь катнашты. Цзиньпин үз чыгышында "бер генә көч тә Кытайның позицияләрен какшата һәм аның алга баруын туктата алмый", диде. Шулай ук ул дәүләт дөньяга ачыклыкның "үзара файдалы" сәясәтен дәвам итәчәк дип искәртте.
Хәрби тантанада DF-41 кыйтгаара баллистик ракетлар да бар иде. Алар атом чукмарларын йөртә ала һәм АКШка кадәр оча ала. Моннан тыш яңа канатлы ракет та күрсәтелде. Тантанада 15 меңләп хәрби катнашты.
20 ел элек Кытай юрисдикциясенә күчкән Һонконгта демонстрациячеләр белән полиция сишәмбе тагын бәрелеште. Төбәктә инде берничә ай протест чаралары уза, демонстрациячеләр Һонконгның автономиясен чикләү омтылышларына каршылык белдерә. Сишәмбе урамнарга чыгучылар баррикадалар төзи, ә полиция күз яше чыгаручы газ куллана.