1 октябрьдә Мәскәү үзәгендә Русия Тикшерү комитеты үзәк идарәсе хезмәткәре, полковник Владислав Капустинга билгесез кеше пычак белән һөҗүм итә. Вакыйга Тикшерү комитетының төп бинасы янында була. Капустин реанимациядә үлгән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат хезмәте.
Әлеге хәлгә бәйле җинаять эше ачылган.
Һөҗүм итүче тоткарланган. Аның исеме һәм ни өчен һөҗүм итүе турында әйтелми. Беренчел мәгълүматларга караганда, тоткарланучы ир психоневрология диспансерында исәптә тора.
"Интерфакс" мәгълүматынча, Капустин нинди дә булса җәнҗаллы эш тикшерү белән шөгыльләнмәгән.