Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ведомости: Путин "Ростех" башлыгы Чемезовка Русия каһарманы исеме биргән


Сергей Чемезов
Сергей Чемезов

Путинның якын дусты саналган Сергей Чемезовка Русия каһарманы исеме бирелгән, ләкин бу сер итеп саклана. Моны "Ведомости" ачыклаган.

"Ростех" дәүләт ширкәте җитәкчесе Сергей Чемезов Русия каһарманы исеме алган. Тиешле фәрманны берничә атна элек Русия президенты Владимир Путин имзалаган, әмма документ җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган. Бу хакта Кремльдәге һәм саклану сәнәгатендәге чыганакларга сылтанып "Ведомости" хәбәр итә.

Чемезов әлеге исемне "саклану-сәнәгать комлексы үсешенә һәм илнең саклану мөмкинлекләрен арттыруга зур өлеше" өчен алган ди басма чыганагы.

Сәясәт белгечләре һәм башка экспертлар Сергеей Чемезовны Путинның иң якын дусларының берсе дип атый. Сәясәт белгече Евгений Минченко аны "Политбюро 2.0" әгъзасы, ягъни Путинга иң якын тугыз затның берсе дип саный.

Чемезов Путин белән 1980-нче еллардан, Көнчыгыш Германиядә яшәгән вакыттан бирле таныш. Алар Дрезденда бер йортта торган һәм бер эш машинасында йөргән.

Чемезовка АКШ чикләүләр кертте. "Ростех" дәүләт корпорациясе - Русия хәрби-сәнәгать комплексының иң зур ширкәтләреннән берсе.

XS
SM
MD
LG