Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров Башкортстанда Сивил җәмгыять үсеше фонды төзү карарын имзалады


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Башкортстанда Сивил җәмгыять фонды төзелә. Аның еллык бюджеты 140 млн сум тәшкил итәчәк. Фонд республика телләрен үстерү проектларына да ярдәм итәргә тиеш.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров фәрманы белән республикада Сивил җәмгыять үсеше фонды төзелә. Финанслау чыганаклары ачыкланмый, әмма еллык бюджеты 140 млн сум тәшкил итәчәге билгеле. Фондны башлык эшләре идарәсе гамәлгә куячак.

Хәбиров фәрманыннан аңлашылганча, фонд грантлар бүлү белән шөгыльләнәчәк. Элек аларны башлык идарәсе, мәгариф министрлыгы һәм хезмәт министрлыгы бүлә иде.

Фонд бюджетыннан иҗтимагый мөһим програмнар бәйгесендә җиңүчеләр (40 млн сум), сивил җәмгыятьне үстерү проектлары (50 млн сум), республика дәүләт телләрен һәм халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлгән проектлар (50 млн сум) субсидияләнәчәк.

Фондның багучылар шурасын республика башлыгы үзе билгеләячәк. Анда кемнәр кергәне әле әйтелми.

Башкортстан башлыгын сайлау алдыннан Радий Хәбиров Кеше хокуклары шурасы төзү турында карар имзалаган иде. Шура кешеләрнең хокукларын һәм ирекләрен яклауда, төбәктә сивил җәмгыять институтларын үстерүдә ярдәм итү максатыннан төзелә диелде.

XS
SM
MD
LG