Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанкның 60 миллион мөштәрие мәгълүматлары кара базарга эләккән


Сбербанкның кредит карталарын тотучы 60 миллион мөштәринең мәгълүматы кара базарга сатуга чыккан булырга мөмкин. Аларның һәрберсе биш сумга сатыла диелә.

Русиядә Сбербанкның 60 миллион мөштәрие мәгълүматлары җәй ахырында кара базарга эләккән булырга мөмкин. Бу хакта DeviceLock ширкәтенә нигез салучы Ашот Оганесянга сылтанып "Коммерантъ" яза. Ул Русиядә томаланган махсус форумда 60 миллионнан артык кредит карталары турында мәгълүмат таба. Бу банкның бөтен карталарына да кагылуы турында сөйләргә мөмкин.

Базаның карарга биреп торылган өлгесендә төрле шәһәр кешеләренең мәгълүматлары кергән 200 язма бар. База үзе 11 өлешкә бүленгән, бу Сбербанкның территориаль банклары санына туры килә. 60 миллионның һәр язмасы биш сумга сатыла.

"Коммерсантъ" хәбәрчеләре мәгълүмат базасында үз кредит карталары, шул исәптән элекке эш урыннарында алынганнарын да тапкан. Басманың бер эре банктагы чыганагы мәгълүматлар бөтен саклау базаларыннан чыккан булырга мөмкин дип саный. Икенче бер чыганак мәгълүматларны администратор хокукы булган кеше чыгарырга мөмкин дип белдерә.

Сбербанкның матбугат хезмәте 200 кешенең мәгълүматлары чыгу ихтималына бәйле эчке тикшерү уздыру турында хәбәр итте. Банк киберһөҗүм булмавына басым ясый, әлеге хәл хезмәткәрнең җинаятьчел гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан булырга мөмкин ди. "Урланган мәгълүмат мөштәриләрнең акчалары саклануына куркыныч тудырмый" диелә пресс-релизда.

Шул ук вакытта Сбербанк вәкиле 60 миллион саны чынбарлыкка туры килә алмый дип белдергән. "Чөнки актив кредит карталар күләме берничә тапкырга әзрәк", дигән ул басмага.

Күптән түгел Русиянең 20 миллион салым түләүчесенең мәгълүматлары интернетта чыгуы һәм бер елга якын ачык булуы турында да хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG