Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрын җитәкләячәк


Ильяс Камал
Ильяс Камал

Ильяс Камалов сүзләренчә, ул Тинчурин театры оркестрын җитәкләүне филармониядәге эшчәнлеге белән бергә алып барачак.

3 октябрь Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын татар филармониясе солисты, композитор Ильяс Камал җитәкләячәге билгеле булды.

Азатлык бу уңайдан татар филармониясе солисты, композитор Ильяс Камалның ачыклык кертүен сорады.

"Узган сезонда Тинчурин театры мине "Башмагым" спектакленә чакырган иде. Хәзерге вакытта, даими рәвештә оркестрны җитәкләргә тәкъдим иттеләр. Әмма бу минем алтынчы ел эшләгән филармония эшчәнлегенә тәэсир итмәячәк", диде Ильяс Камал.

Ул оркестрны киңәйтергә исәп бар ди, ләкин бу Тинчурин театры музыкаль театрга әйләнә дигән сүз түгеллеген искәртә. "Камал театрында да ничәмә-ничә ел оркестр эшли һәм театрга бернинди дә зыян китерми. Оркестр – спектакльләрнең музыкаль өлеше өчен җаваплы булачак", диде Ильяс Камал.

Ильяс Камал Петербурда туган, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты. Музыкант, композитор, виолончелист.

Быел Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында кече форматтагы опералар күрсәтелә башлады. Анда оркестр чокыры да ясалды. Театрда Sforzando Татарстан башкару сәнгате үсеше фондының КazanOperaLab лабораториясе үз эшен алып бара.

Моңа кадәр Татар музыкаль театрын Тинчурин театрын үзгәртеп ясарга дигән сүз чыккан иде.

XS
SM
MD
LG