Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы активисты "урыс мәдәни доминантасы" темасына чара оештыручыларны мәхкәмәгә биргән


Русия халыклары конгрессында түгәрәк өстәл оештыручылар урыс мәдәнияте урыс булмаган халыклар мәдәниятеннән югарырак тора дигән фикер уздырган. Активист Алмаз Имамов монда нәфрәт яки дошманлык уяту һәм кеше абруен түбәнсетү бар дип саный.

Телләрне яклаучы активист Алмаз Имамов Түбән Новгородта Русия халыклары конгрессы кысаларында узган түгәрәк өстәл утырышын оештыручыларны һәм анда катнашучыларны җавапка тартуны таләп итеп, Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. "Рус мәдәни доминантасы – гомумрусия ватандашлык үзбилгеләнүен формалаштыруда, халыкларны берләштерү һәм Русия милләтен ныгытуда мөһим фактор" дип аталган бу чараны Русия халыклары конгрессы уздырган.

Алмаз Имамов Idel.Реалиига сөйләгәнчә, чараның исемендә үк халыкларны ике дәрәҗәгә бүлү күренә. Берсе "югары, доминант, кешелек милләте" – урыслар, ә калганнары – урыс булмаганга күрә түбән дип саналырга тиешле мәдәният һәм милләтләр ди Имамов.

Ул чараның темасы һәм эчтәлегендә нәфрәт яки дошманлык уяту билгеләре һәм кеше абруен түбәнсетү бар, дип саный.

Моннан тыш, активист прокуратурадан бу чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга акча күчергән Сбербанкны да тикшерүне таләп итә, чөнки, аның фикеренчә, Сбербанкта "хезмәтнең татар телендә эшләвен тыюны оештыручы нацилар" эшли.

25 сентябрьдә Түбән Новгородта "Русиянең дәүләт милли сәясәте: традицияләр, инновацион адымнар һәм яңа таләпләр" дип аталган Русия халыклары конгрессы узды. Чараны Түбән Новогород өлкәсенең эчке төбәк һәм муниципаль сәясәт министрлыгы һәм Милләтләр эшләре федераль агентлыгы оештырды.

Моңа кадәр Алмаз Имамов прокуратурага академик Валерий Тишковның "Известия" газетында чыккан мәкаләсе өчен җавапка тартуны таләп иткән иде. Хәзер активистның мөрәҗәгате Чаллы шәһәре Тикшерү комитетына җибәрелгән.

Алмаз Имамов элегрәк Сбербанкны татарча хезмәт күрсәтмәүдә гаепләп мәхкәмәгә биргән иде.

XS
SM
MD
LG