Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиядә Альберт Разинны искә алдылар


Турку шәһәрендәге Русия консуллыгы янында удмурт активистлары Альберт Разинны искә алу чарасы уздырды.

5 октябрьдә Финляндиянең Турку шәһәрендәге Русия илчелеге янына удмурт активистлары удмурт галиме Альберт Разин фотосын, чәчәкләр һәм язулар китерде.

Бу чараны “Ачык Русия” хәрәкәте активистлары, Русия иминлек көчләре эзәрлекләвеннән качып киткән Евгений Пашуткин һәм Каролина Канаева оештырды.

Искә алу кәгазендә удмуртларның Альберт Разинны онытмавы турында язылган һәм аның турында, удмурт телен яклап 10 сентябрьбә Удмуртия парламенты янында үзен яндыруы турында мәгълүмат бирелгән.

Чараны оештыручылар әйтүенчә, Русия консуллыгы бу чарага күз йомган, әмма узып баручы финнар теләктәшлек белдергән.

Альберт Разин Русиядә урыс булмаган милләтләрнең телләренә каршы алып барылган сәясәткә ризасызлык белдереп үзен яндырды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртеп яндырды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG