Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һава ширкәтләре дәүләттән 30 млрд сум компенсация сорый


Русия һава ширкәтләре ягулыкка бәяләр арту нәтиҗәсендә зыянга эшләүләрен белдерә. Моны компенсацияләү өчен һава транспорты берлеге дәүләт казнасыннан акча сорый, югыясә авиабилет бәяләре артырга мөмкин дип кисәтә.

Русия һава ширкәтләре Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать итеп, билет бәяләре кинән артуга юл куймас өчен, бюджеттан акча сорый. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Известия" яза.

Хәбәрне вице-премьер Максим Акимов идарәсендә дә раслаганнар. Әлеге өлкәдәге вазгыятьне җайга сайлу тәкъдимнәрен һава транспорты берлеге Русиянең транспорт министры Евгений Дитрихка да җибәргән.

Басма чыганаклары сөйләвенчә, тәкъдимнәрнең берсе - ягулык бәясе кинәт арткан очракта, компенсация буларак казнадан 8-9 млрд сум бүлү. Транспорт министрлыгы әлеге идеяне хуплаган диелә.

Моннан тыш, һава ширкәтләре былтыр ягулык бәяләренең артуы нәтиҗәсендә булган югалтуларын өлешчә каплау өчен 23 млрд сум сорый. Былтыр очкыч ягулыгы 30 процентка кыйбатланды.

2019 елның алты аенда гына да Русия һава ширкәтләренең югалтулары 52 млрд сум булган. Бу 2018 елгы югалтуларга тиң диярлек.

Сентябрьдә транспорт берлеге Русиядә 2019 ел нәтиҗәләренә караганда билет бәяләре 9-10 процентка артырга мөмкин дип белдерде. Ягулык бәяләре кинәт арткан очракта һава ширкәтләренә компенсация бирү механизмы нәтиҗәле түгел, чөнки аны куллану бик авыр диелде.

XS
SM
MD
LG