Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ришвәт алуда шикләнелгән Илнар Һидиятов 30 сентябрь вазифасыннан алынган


Илнар Һидиятов
Илнар Һидиятов

Казан мәгариф идарәсен моңа кадәр җитәкләгән Илнар Һидиятовка җинаять эше ачылган, ул ришвәтчелектә гаепләнә. Аның вазифаларын әлегә Светлана Захарова башкара.

Казан мэриясе сайтындагы мәгълүматтан аңлашылганча, Казан мәгариф идарәсе җитәкчесе вазифаларын Светлана Захарова башкара. Моңа кадәрге җитәкче Илнар Һидиятовның фотосы алып куелган, аның турында мәгълүмат юк. Күптән түгел ачыкланганча, аңа карата ришвәт алу турында җинаять эше ачылган.

Мэриянең матбугат хезмәтендә тикшерү барганда Һидиятовны вазифаларын башкарудан читләтеп торырга карар кылдылар дип белдергәннәр. "Моннан соң Һидиятов үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язды һәм 30 сентябрьдә ул кабул ителде. Казан башкарма комитеты тәртип саклау оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә ачык. Әлеге вакытта тикшерү бара" дип китерә матбугат хезмәте вәкиле сүзләрен "Бизнес-онлайн".

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовны зур күләмдә ришвәт алуда гаепли. Һидиятовның кайда булуы әлегә билгесез.

Җинаять эше 2 октябрьдә үк ачылган. "Idel.Реалии"ның тәртип саклау хезмәтләренә якын чыганагы белдерүенчә, Илнар Һидиятовны шул ук көндә тоткарларга җыенганнар, әмма аны Казанда таба алмаганнар. Аңа белдерелгән гаепләүгә бәйле җинаять маддәсе 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Һидиятовка ришвәт бирүче буларак метал детекторлары сатучы ширкәт атала, мәгариф баш идарәсенең планлау-икътисади бүлеге җитәкчесе арадашчы булган диелә.

4 октябрь мәхкәмә Һидиятовны сак астына алу, арадашчыны читкә китмәү турында документ имзалату карары чыгарган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ришвәт Һидиятов Казанның баш мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булган чорда, 2016 ел ахырында - 2017 ел башында бирелгән.

XS
SM
MD
LG