Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел Нобель атнасы нәтиҗәләре


7-14 октябрь көннәрендә Нобель атнасы узды. Фәннең төрле өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, шулай ук язучылар, рәсмиләр аталды. Азатлык быелгы Нобель бүләге ияләрен бер язмада туплады.

Икътисад: ярлылыкка каршы көрәш өчен

Альфред Нобель истәлегенә оештырылган икътисад премиясе быел АКШ икътисадчылары Абхиҗит Банерҗи белән Майкл Роберт Кремер һәм Франция икътисадчысы Эстер Дюфлога бирелде. Бүләк галимнәргә "ярлылыкка каршы көрәштә эксперименталь алымнар" өчен бирелде.

Быелгы бүләк ияләре башкарган тикшеренү глобаль ярлылык белән көрәш мөмкинлеген арттырды, диелә Нобель комитеты белдерүендә. Аларның экспериментына нигезләнгән ысул бүгенге көндә тикшеренүләрнең чәчәк алган өлкәсе булган үсеш икътисадын үзгәрткән диелә.

Абхиҗит Банерҗи 1961 ​елда Һиндстанның Калькутта шәһәрендә туган. 1988 елда Һарвардта икътисад фәннәре докторы дәрәҗәсен алган. Массачусетс технологик институтында укыта. Тикшеренүләрнең төп юнәлеше – үсеш икътисады.

Майкл Кремер 1964 ​елда АКШта туган, Һарвард​ университеты профессоры. Үз эшләрендә галим үсеш алган икътисады булган илләрдә мәгариф, сәламәтлек саклау һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрен өйрәнә. 2010 елдан ул АКШның халыкара үсеш агентлыгының (USAID) инновацион оешмалар буенча фәнни мөдире вазифасын үти.

Эстер Дюфло 1972 елда Парижда туган. Массачусетс технологик институты профессоры. ENS университеты һәм Массачусетс институтында белем алган. Нобель икътисад бүләген алган иң яшь галимә, әлеге бүләккә ия булган икенче хатын-кыз. Үз эшләрендә галимә ярлыларның социаль-икътисади тормышын өйрәнә.

2018 елда Нобель икътисад бүләге ике американ икътисадчысы – Уильям Нордһаус һәм Пол Ромерга бирелгән иде. Галимнәргә премия "климат үзгәрешләрен һәм технология инновацияләрен макро-икътисад анализына интеграцияләү" өчен бирел​гән.

* * * *

Тынычлык: Эфиопия премьер-министры​

Нобель тынычлык бүләге быел Эфиопия премьер-министры Абий Әхмәт Алига бирелде. Рәсми белдерүдә әйтелгәнчә, мәртәбәле премия аңа "тынычлык һәм халыкара хезмәттәшлеккә ирешүдә тырышлыклар, аерым алганда, күрше Эритрея белән чик буе низагын тәмамлауда хәлиткеч башлангычы өчен" бирелә.

Абий Әхмәт Али 1976 елда Эфиопиядә туган. Әтисе – оромо халкына караган мөселман, әнисе – амхар халкыннан христиан. Яшүсмер чагында ук оромо халкының демократик оешмасына кушыла, баш күтәрүчеләр хәрәкәтендә катнаша. Хәрби хезмәттә, БМОның Руандадагы тынычлык контингентында хезмәт итә. 2010 елда парламентка үтә, мөселманнар белән христианнар арасында низаглар чишүдә катнаша. Соңрак хөкүмәттә эшли, 2018 елда илнең премьер-министры вазифасына керешә.

"Абий Әхмәт илнең премьер-министры булгач, ул Эритрея белән тыныч килешүләрне торгызырга теләвен белдерде. Тиз арада тыныч килешү принципларын билгеләде, ике ил арасында низагны тәмамларга теләде. Нобель комитеты солых килешүе Эфиопия һәм Эритрея халыкларына уңай үзгәрешләр китерәчәк дип өметләнә", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

2018 елда Нобель тынычлык бүләге хәрби низагларда җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәш алып баручы ике активист – Денис Муквеге (Конго) һәм Надия Мурадка (Гыйрак) бирелгән иде.

Нобель тынычлык бүләге турында кызыклы фактлар

  • 1901-2018 еллар дәвамында Нобель тынычлык бүләге 100 тапкыр тапшырылган. Бүләк 19 тапкыр тапшырылмаган.
  • Бүләк бу вакыт дәвамында 134 иягә бирелгән. Алар арасында – 107 кеше һәм 27 оешма.
  • Халыкара Кызыл Хач комитеты оешмасы Нобель тынычлык бүләген өч тапкыр алган.
  • Әлеге бүләкне 17 хатын-кыз алган.
  • Нобель тынычлык бүләген алган иң яшь кеше ​– Малала Юсафзай​. Ул бүләккә 17 яшендә лаек булган (2014 ел). Ул кыз балаларның белем алуга хокукы өчен көрәшә.
  • Бүләкне алган иң карт кеше – 87 яшендә премияне алган британ галиме Джозеф Ротблат​ (1995).

* * * *

Әдәбият: Польша һәм Австрия язучылары

2019 елның Әдәбият Нобель премиясе Австрия язучысы Петер Һандкега "лингвистик тапкырлык белән кеше тәҗрибәсенең перифериясен һәм үзенчәлеген тикшергән тәэсирле эш" өчен бирелде.

Петер Һандке 1942 елда Австриядә туган. "Тамашачыларны хурлау" пьесасы (1966) һәм "Капкачы куркуы" романы (1970) аңа киңкүләм танылу китергән. Аның ике әсәре нигезендә фильмнар төшерелгән.

Узган елны Нобель комитетындагы җәнҗал сәбәпле Әдәбият Нобель бүләге тапшырылмаган иде. Шуңа күрә быел узган елгы премия иясе дә игълан ителде. 2018 елның Әдәбият Нобель премиясенә поляк язучысы Ольга Токарчук лаеклы дип табылды. Аңа бүләк "чикләрне узуны тормыш формасы буларак энциклопедик дәрт белән тәкъдим иткән хикәяләү күзаллавы" өчен тапшырыла.

Ольга Токарчук 1962 елда Польшада, Украинадан күченгән гаиләдә туган. Варшава университетында психологик факультет тәмамлаган, шуннан соң психотерапевт булып эшләгән. Хәзерге вакытта Вроцлав шәһәрендә яши.

Иҗатын шигырьләр җыенытыгыннан башлаган. 1993 елда аның беренче романы дөнья күргән. "Йөгерүчеләр" романы өчен ул әдәбият өлкәсендә иң абруйлы саналган "Нике" һәм халыкара Букер премиясе бирелде. Аның әсәрләре күп телгә тәрҗемә ителде.

2018 елда Нобель комитеты әдәбият өлкәсендә бүләк бирелмәячәген белдерде. Премияне бирмәү француз фотографы Жан-Клод Арно тирәсендәге җәнҗал белән бәйләнгән. Фотограф 1992 елда академиягә сайланган швед шагыйрәсе Катарина Фростенсонның ире. Егермегә якын хатын-кыз аны җенси тотнаксызлыкта гаепли, аннан да кала фотограф әдәбият өлкәсендә кемнәргә бүләк биреләчәген чит кешеләргә әйткән диелә. Арно гаепләүләрне кире кага.

Әдәбият Нобель бүләге турында кызыклы фактлар

  • 1901-2018 еллар дәвамында Әдәбият Нобель бүләге 110 тапкыр тапшырылган. Бүләк сигез тапкыр (1914, 1918, 1935, 1940, 1941, 1942 һәм 1943) тапшырылмаган.
  • Бүләк бу вакыт дәвамында 114 кешегә бирелгән.
  • Әдәбият Нобель бүләген ике тапкыр алган бер язучы да юк.
  • Әлеге бүләкне 14 хатын-кыз алган.
  • Әдәбият Нобель бүләген алган иң яшь язучы ​– Редьярд Киплинг​. Ул бүләккә 41 яшендә лаек булган (1907 ел).
  • Бүләкне алган иң карт язучы – 88 яшендә премияне алган Дорис Лессинг (2007).

* * * *

Химия: литий-ион батареяләрен булдыру​ өчен

Химия өлкәсендә Нобель бүләге быел АКШ галиме Джон Гуденаф, АКШ һәм Британия галиме Стенли Уиттинһем һәм Япония галиме Акира Йошинога бирелә. Бүләк "литий-ион батареяләрен булдыру өчен" бирелде.

Бүгенге көндә әлеге җиңел, яңадан корыла алган көчле батарея бөтен җирдә – кесә телефоннарыннан алып, ноутбуклар һәм электрик машиналарга кадәр киң кулланыла. Мондый батареяләр кояштан һәм җилдән булдырылган энергияне дә зур күләмдә туплый ала, бу казылма ягулыктан азат булган җәмгыять төзү мөмкинлеге бирә. "Алар – яңадан корыла алган дөньяны булдырды", диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Джон Гуденаф 1922 елда Германиянең Йена шәһәрендә туган. Йель университетында белем алган, АКШ гаскәрендә хезмәт иткән, шуннан соң фән белән шөгыльләнә башлаган. Физика һәм материаловедение өлкәсендә белгеч. Күпсанлы премияләр ияләре, АКШның милли академиясе, Француз фәннәр академиясе, Лондон патша җәмгыяте әгъзасы. Хәзерге вакытта галимгә 97 яшь.

Стенли Уиттинһем 1941 елда Британиядә туган. Оксфорд университетында белем алган, шунда ук диссертация яклаган. АКШның Стэнфорд университетында эшләгән.

Акира Йошино 1948 елда Япониянең Осака шәһәрендә туган. Киото университетында укыган, Осака университетында докторлык дәрәҗәсен яклаган. 1985 елда литий-ион батареясен әзерли, аңа патент ала. Күпсанлы премияләр иясе.

2018 елда химия өлкәсендә Нобель бүләге ферментлар һәм антитәнчекләр өйрәнүдәге ачышлары өчен​ АКШ галимнәре Франсис Арнольд белән Джорж Смит һәм Кембридждагы Грегори Уинтерга​ бирелгән иде.

Химия Нобель бүләге турында кызыклы фактлар

  • 1901-2018 еллар дәвамында химия өлкәсендә Нобель бүләге 110 тапкыр тапшырылган. Бүләк сигез тапкыр (1916, 1917, 1919, 1924, 1933, 1940, 1941 һәм 1942) тапшырылмаган.
  • Бүләк бу вакыт дәвамында 180 кешегә бирелгән.
  • Фредерик Сенгер​ – Химия Нобель бүләген ике тапкыр (1958 һәм 1980 елда) алган бердәнбер кеше.
  • Әлеге бүләкне 5 хатын-кыз алган.
  • Химия Нобель бүләген алган иң яшь галим ​– Фредерик Жолио-Кюри. Ул бүләккә хатыны белән бергә 35 яшендә лаек булган (1935 ел).
  • Бүләкне алган иң карт галим – 85 яшендә премияне алган Джон Беннетт Фенн. 2002 елда бүләк аңа биологик макромолекуллар тикшеренүләре өчен бирелгән.

* * * *

Физика: галәмне өйрәнү һәм экзопланета ачу өчен

Физика өлкәсендә Нобель премиясе быел өч галимгә бирелде: акчалата бүләкнең яртысын Канада һәм АКШ галиме Джим Пиблс ала. Премия аңа "космология өлкәсендә теоретик тикшеренүләр" өчен бирелә. Бүләкнең икенче яртысын Швейцария галимнәре Мишель Майор белән Дидье Кело бүлешә. Бүдәк аларга "Кояшка охшаш йолдыз әйләнәсендә экзопланета ачкан" өчен бирелә.

Нобель комитеты хәбәр иткәнчә, 2019 елгы Нобель бүләге галәмнең төзелеше һәм тарихын өйрәнүдә яңа карашлар һәм Кояшка охшаш йолдыз әйләнәсендә яшәеш өчен яраклы була алган беренче планета ачу өчен бирелә. Быелгы премия ияләре безнең яшәеш турында фундаменталь сорауларга җавап табуга өлеш керткән, диелә Нобель комитеты белдерүендә.

Джим Пиблс 1935 елда Канадада туган. Принстон университетында астрономия өлкәсендә докторлык диссертациясен яклаган, соңрак шунда ук профессор дәрәҗәсенә ирешкән. Тикшеренүләре теоретик космология өлкәсенә карый. Альберт Эйнштейн исемендә лаеклы профессор дәрәҗәсенә ия.

Мишель Майор 1942 елда Лозаннада туган, 1977 елда Женева обсерваториясендә астрономия өлкәсендә докторлык диссертациясен яклый. Женева университеты мәртәбәле профессоры, Вольф премиясе иясе (2017). 2007 елда эштән рәсми китсә дә, Женева обсерваториясендә тикшерүләрне дәвам итә.

Дидье Кело 1966 елда Швейцариядә туган. Шулай ук Вольф премиясе иясе (2017). 1995 елда Мишель Майор белән бергә тарихта беренче булып 51 Пегас b экзопланетасын тапкан.

2018 елда физика өлкәсендә Нобель бүләге лазер физикасы өлкәсендә ачышлар өчен Артур Ашкин, Жерар Муру һәм Донна Стриклендка бирелгән иде. Галимнәр бу авыруны яңа ысул белән дәвалау юлын тәкъдим иткән. Галимнәр булдырган ысул тикшеренүләр өчен яңа мөмкинлекләр ачкан, дип белдергән иде Нобель комитеты.​

Физика Нобель бүләге турында кызыклы фактлар

  • 1901-2018 еллар дәвамында физика өлкәсендә Нобель бүләге 112 тапкыр тапшырылган. Бүләк алты ел (1916, 1931, 1934, 1940, 1941 һәм 1942) тапшырылмаган.
  • Бүләк бу вакыт дәвамында 209 кешегә бирелгән.
  • Джон Бардин – Физика Нобель бүләген ике тапкыр (1956 һәм 1972 елда) алган бердәнбер кеше.
  • Әлеге бүләкне 3 хатын-кыз алган: Мария Кюри (1903), Мария Гепперт-Майер (1963) һәм Донна Стрикленд (2018).
  • Физика Нобель бүләген алган иң яшь галим ​– Уильям Лоренс Брэгг​. Ул бүләккә 25 яшендә лаек булган (1915 ел).
  • Бүләкне алган иң карт галим – 96 яшендә премияне алган Артур Ашкин. 2018 елда бүләк аңа "лазер физикасы өлкәсендә ачышлар өчен" бирелгән.

* * * *

Физиология һәм медицина: күзәнәкләрне өйрәнү өчен

Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләгенә быел АКШ галимнәре Уильям Кэлин, Грегг Семенза һәм британ галиме Питер Рэтклиффка лаек булды. Бүләк аларга "күзәнәкләрнең кислородны сизүе һәм аңа яраклашуы" өлкәсендә тикшеренүләре өчен бирелде.

Грегг Семенза, Питер Рэтклифф һәм Уильям Кэлин
Грегг Семенза, Питер Рэтклифф һәм Уильям Кэлин

Күзәнәкләр өчен кислородның әһәмияте билгеле иде, ләкин элек күзәнәкләрнең кислородка яраклашуы өйрәнелмәгән булган. Быел Нобель бүләге бирелгән хезмәт кислородның кимү-артуына бәйле рәвештә күзәнәктәге молекуляр механизмнарны ачыклый.

Уильям Кэлин 1957 елда Нью-Йорк штатында туган. Дьюка университетын тәмамлаган, шунда ук медицина докторы дәрәҗәсенә ирешкән. 1998 елдан Һовард Һьюз Медицина институтында тикшеренүләр башкара. АКШның Милли фәннәр академиясе, Медицина академиясе әгъзасы. Тикшеренүләрне медицина, онкология юнәлешендә башкара.

Грегг Семенза 1956 елда Нью-Йоркта туган. Медицина һәм генетика белгече. HIF1A аксымын ачуы белән танылган. Һарвард университетын тәмамлаган, Пенсильвания университетында докторлык диссертациясен яклаган. Джонс Һопкинс университеты профессоры, АКШның Милли фәннәр академиясе, Медицина академиясе әгъзасы.

Питер Рэтклифф 1954​ елда Англиянең Моркам шәһәрендә туган. Табиб, молекуляр биология белгече. Оксфордның Target Discovery Institute оешмасының җитәкчесе. Лондон патша җәмгыяте һәм Британиянең медицина академиясе әгъзасы.

2018 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге яман шеш терапиясе өлкәсендә тикшеренүләр өчен АКШ галиме Джеймс Эллисон һәм Япония галиме Тасуку Хондзега бирелгән иде. Галимнәр бу авыруны яңа ысул белән дәвалау юлын тәкъдим иткән. Алар кешенең иммун системын яман шеш күзәнәкләренә һөҗүм итәргә өйрәтү юлын тапкан.

Физиология һәм медицина Нобель бүләге турында кызыклы фактлар

  • 1901-2018 еллар дәвамында Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге 109 тапкыр тапшырылган.
  • Бу вакыт дәвамында бүләк 216 кешегә бирелгән.
  • Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләген ике тапкыр алган кешеләр юк.
  • Әлеге бүләкне 12 хатын-кыз алган.
  • Физиология һәм медицина Нобель бүләген алган иң яшь галим ​ Фредерик Грант Бантинг. Ул бүләккә инсулин гормонын ачканы өчен 32 яшендә лаек булган (1923 ел).
  • Бүләкне алган иң карт галим – 87 яшендә премияне алган Фрэнсис Пейтон Роуск. 1966 елда бүләк аңа онкоген вирусларын тапканы өчен бирелгән.

*****

2019 елда Нобель бүләгенең акчалата күләме 9 миллион швед кронасы тәшкил итәчәк дип көтелә (59 миллион сум чамасы).

Премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG