Accessibility links

Кайнар хәбәр

2018 ел Нобель атнасы нәтиҗәләре


1-8 октябрь көннәрендә Нобель атнасы узды. Фәннең төрле өлкәсендә югары дәрәҗәгә ирешкән, кеше тормышына тәэсир иткән ачышлар ясаган галимнәр, иҗтимагый активистлар аталды. Азатлык быелгы Нобель бүләге ияләрен барлады.

Физиология һәм медицина: яман шешне дәвалау ысулы өчен

Нобель бүләге ияләрен игълан итү атнасы 1 октябрь башланды. Беренче булып физиология һәм медицина өлкәсендә бүләк игълан ителде.

Физиология һәм медицина өлкәсендә 2018 елның Нобель бүләге АКШ галиме Джеймс Эллисон һәм Япония галиме Тасуку Хондзега тапшырыла. Бүләк аларга яман шеш терапиясе өлкәсендә тикшеренүләр өчен бирелә.

Тасуку Хондзе һәм Джеймс Эллисон
Тасуку Хондзе һәм Джеймс Эллисон

Яман шеш бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә кешелекнең төп проблемнарның берсе булып тора, диелә Нобель комитеты белдерүендә. Эллисон һәм Хондзе бу авыруны яңа ысул белән дәвалау юлын тәкъдим иткәннәр. Алар кешенең иммун системын яман шеш күзәнәкләренә һөҗүм итәргә өйрәтү юлын тапкан.

Галимнәр иммун системы "тормоз"ы булган аксым тапканнар диелә. Аны туктату очрагында организм яман шешкә каршы активрак көрәшәчәк. Әлеге ачышка нигезләнгән терапия шактый нәтиҗәле дип хәбәр итә Нобель комитеты.

Джеймс Эллисон 1948 елда Техаста туган. 1969да Остиндагы Техас университетын тәмамлый, 1973 елда биология фәннәре өлкәсендә PhD дәрәҗәсен ала. Андерсон исемендәге Онкология үзәге профессоры, АКШ иммунологлар асоциациясе президенты.

Тасуку Хондзе 1942 елда Киотода туган. Токио университетында укый, 1982 елда профессор исеменә ирешә. Медицина, биология өлкәләрендә күпсанлы премияләр иясе, 2016 елда Киото бүләгенә ия була.

2017 елда физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге кешенең биологик сәгатен өйрәнү өчен Джеффри Холл, Майкл Росбаш һәм Майкл Юнгка бирелгән иде.

Физика: лазер физикасында ачышлар өчен

Быел физика өлкәсендә Нобель бүләгенә Артур Ашкин, Жерар Муру һәм Донна Стрикленд лаек дип табылды. Бүләк галимнәргә "лазер физикасы өлкәсендә ачышлар өчен" бирелә.

Артур Ашкинга премия, аерым алганда, "оптик пинцетлар һәм аларны биологик системнарда куллану өчен" тапшырыла. Аның ачышы вирус, бактерияләр, башка күзәнәкләрне аларга зыян салмыйча өйрәнү һәм идарә итү өчен кулланыла ала. Оптик пинцетлар төрле фәнни үзәкләрдә биологик процессларны өйрәнү өчен кулланыла.

Артур Ашкин, Жерар Муру һәм Донна Стрикленд
Артур Ашкин, Жерар Муру һәм Донна Стрикленд

Муру һәм Стрикленд исә премиягә "иң кыска һәм интенсив лазер импульслар булдыру юлын тапкан өчен" лаек дип табылды. Алар булдырган ысул тикшеренүләр өчен яңа мөмкинлекләр ачкан ди Нобель комитеты. Ачыш медицина һәм сәнәгатьтә киң кулланылыш тапкан.

Артур Ашкин 1922 елда Нью-Йоркта туган, аңа хәзер 96 яшь. Корнелл университетында белем алган, күпсанлы тикшеренү хезмәтләре, 47 патент авторы. Lucent Technologies һәм Bell Laboratories ширкәтләрендә хезмәт иткән. Быел Нобель бүләген ул 1978 елда уйлап тапкан оптик пинцет өчен ала. Үз заманында галим Стивен Чу аның ысулын үстереп, 1997 елда Нобель бүләгенә ия булган.

Жерар Муру 1944 елда Франциядә туган. Жозеф Фурье университетында белем алган. Франциянең төрле югары уку йортларында, Канаданың Лаваль университетында, АКШның Мичиган университетында эшләгән. Хәзерге вакытта Франциядә яши.

Донна Стрикленд 1959 елда Канадада туган. Макмастер университетын тәмамлаган. Жерар Муру аның фәнни җитәкчесе булган. Хәзерге вакытта Ватерлоо университетында эшли.

2017 елда физика өлкәсендә Нобель бүләге гравитация дулкыннарын ачу өчен Райнер Вайс, Барри Бариш һәм Кип Торнга бирелгән иде.

Химия: ферментлар эволюциясен өйрәнү өчен

3 октябрь химия өлкәсендә Нобель бүләге ияләре билгеле булды. Быел бүләккә ферментлар эволюциясен һәм антитәнчекләр өйрәнгән өч галим лаек дип табылды.

Химия өлкәсендә быелгы Нобель бүләге АКШ галимнәре Франсис Арнольд белән Джорж Смитка һәм Кембридждагы Грегори Уинтерга ферментлар һәм антитәнчекләр өйрәнүдәге ачышлары өчен бирелә.

Франсис Арнольд, Джорж Смит һәм Грегори Уинтер
Франсис Арнольд, Джорж Смит һәм Грегори Уинтер

Калифорния технология институты галиме Арнольдның ферментлар эволюциясен өйрәнүе бәяләнә. Миссури университеты галиме Смит бактерияләргә үтеп керә торган вирусны өйрәнүдәге "фаг чагылышы" методы өчен бүләкләнә. Аның хезмәтләре яңа протеиннар ясарга ярдәм итәчәк диелә.

Британ галиме Уинтер исә "фаг чагылышы" методын яңа дарулар ясау өчен яңа антитәнчекләр булдыру максатында кулланган. Бу метод инде токсиннарны зарарсызлардыру, аутоиммун авыруларга каршы көрәшү, метастаз яман шешне дәвалау мөмкинлеге бирүче антитәнчекләр җитештерергә ярдәм иткән.

Былтыр химиядә Нобель бүләге швейцарияле Жак Дюбошега, американ Йоаким Франкка, һәм британ Ричард Хендерсонга бирелгән иде. Бүләк аларга "биологик өлгеләрне өйрәнү мөмкинлеген биргән криоэлектрон микроскопия өлкәсен үстерү өчен" бирелде.

Әдәбият: быел тапшырылмады

2018 елда әдәбият өлкәсендә Нобель бүләге бирелмәде. Бу швед академиясендәге җәнҗалга бәйле.

Узган ел әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен чыгышы белән япон булган британ язучысы Кадзуо Исигуро алган иде.

Тынычлык: җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәш өчен

5 октябрь 2018 елның Нобель тынычлык бүләге ияләрен игълан иттеләр. Бүләккә хәрби низагларда җенси эзәрлекләүләргә каршы көрәш алып баручы ике активист – Денис Муквеге (Конго) һәм Надия Мурад (Гыйрак) лаек дип табылды, дип игълан итте Нобель комитеты.

Денис Муквеге – табиб. Ул Конгода сугыш вакытында зыян күргән меңнәрчә җенси эзәрлекләү корбаннарына ярдәм иткән, үзен бу эшкә багышлаган. Корбаннарга ярдәм итүдән тыш ул иҗтимагый активист та булган, Конго хакимиятен бу мәсьәләдә битараф булган өчен даими тәнкыйтьләп килгән. Муквеге хәрби низагларда көчләүләрне корал буларак кулланмаска чакырган.

Муквеге 1955 елда туган. Панзи хастаханәсенә нигез салучы һәм аның мөдире буларак билгеле. Әлеге хастаханә нәкъ көчләүләрдән зыян күргән хатын-кызларга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Конгода гинекология өлкәсендә иң зур белгеч санала.

Надия Мурад 2014 елда "Ислам дәүләте" (Русиядә тыелган) оешмасында җенси коллыкка эләккән. Коллыктан котыла алган һәм үзен хокук яклауга багышлаган. 2016 елда Гыйрак хакимияте аны Нобель тынычлык бүләгенә тәкъдим иткән.

Надия Мурад 1993 елда туган. БМОның ​наркотиклар һәм җинаятьләргә каршы көрәш өлкәсендә илчесе булып тора. Мурад кеше хокуклары өлкәсендә Вацлав Һавел бүләге һәм фикер иреге өчен Андрей Сахаров премиясе иясе. Time журналы 2016 елда аны дөньяның иң тәэсирле кешеләр исемлегенә керткән.

2017 елда Нобель тынычлык бүләге Халыкара атом коралын тыю хәрәкәтенә бирелде. Бүләк оешмага "атом коралын кулланудан килгән һуманитар һәлакәт нәтиҗәләренә игътибар җәлеп итү эше" өчен тапшырылды.

Икътисад: макро-икътисад анализында инновацияләр өчен

8 октябрь Нобель атнасы икътисад өлкәсендә премия ияләрен игълан итү белән тәмамланды. Стокһольм шәһәрендә игълан ителә торган бу бүләккә быел ике американ икътисадчысы – Уильям Нордһаус һәм Пол Ромер лаек дип табылды.

Уильям Нордһаус һәм Пол Ромер
Уильям Нордһаус һәм Пол Ромер

Галимнәргә премия "климат үзгәрешләрен һәм технология инновацияләрен макро-икътисад анализына интеграцияләү" өчен бирелә, дип хәбәр итә Нобель комитеты. Галимнәр дөнья икътисадының тотрыклы үсеше һәм халыкның муллыгы кебек фундаменталь проблемнарга кагылган алымнар уйлап тапкан.

Нордһаус ​халыкның икътисади активлыгы климат үзгәрешләре белән бәйле булуын күрсәткән. Ул икътисад белән климат арасында глобаль бәйләнешне тасвирлаган модель булдырган. Нобель комитеты әлеге модельнең киң кулланылышта булуын хәбәр итә.

Уильям Нордһаус 1941 елда АКШта туган. Йель университетында белем алган, Массачусетс технология институтында докторлык диссертациясен яклаган. 2014 елда АКШ икътисад оешмасын җитәкләгән.

Ромер исә белем дәрәҗәсенең икътисадның тотрыклы үсешенә ничек тәэсир итүен һәм, киресенчә, икътисад һәм базар мөнәсәбәте үсешенең яңа фикерләр һәм инновацияләргә ничек тәэсир ясаганын өйрәнгән. Аның теориясе нигезендә фәнни үсеше булган икътисад киләчәктә зур перспективаларга ия. 1990 елда дөнья күргән бу модель бүгенге икътисад теориясендә нигезләрнең берсе булып санала.

Пол Ромер 1955 елда АКШта туган. Чикаго университетында бакалавр һәм докторлык дәрәҗәсенә ирешкән. Стэнфорд, Нью-Йорк университетларында укыткан. 2016-2018 елларда Дөнья икътисад банкының баш икътисадчысы була. Эрроу–Ромер моделенә нигез салучы.

2017 елда Нобель икътисад бүләге "холык икътисады өлкәсендә тикшеренүләре өчен" Ричард Тейлорга бирелде.

* * *

2018 елда Нобель бүләгенең акчалата күләме 9 миллион крона тәшкил итә (65 миллион рубль чамасы). Премияләр Альфред Нобель вафат булган көнне, 10 декабрь Швеция һәм Норвегиядә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG