Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүгә 13 ел, үтерергә кушучы һаман табылмаган


Анна Политковская
Анна Политковская

Политковскаяны үтерү турында җинаять эше бер тикшерүчедән икенчесенә күчә тора, журналистны кем үтерергә кушканы билгеле түгел. Бүген үтерүгә 13 ел тулды.

Журналист Анна Политковскаяны үтерергә кушучылар әлегә кадәр ачыкланмаган. Эш бер тикшерүчедән икенчесенә күчә, "һәм бердәнбер гамәл – тикшерү вакытын озайту" дигән Интерфакска Политковская гаиләсе адвокаты Анна Ставицкая.

Аның сүзләренчә, журналист гаиләсе тикшерүчеләр белән соңгы тапкыр 2019 елның апрелендә аралашкан. Журналистның гаиләсе чечен сәясәтчесе һәм сәяси эмигранты Ахмед Закаевтан сорау алу турында мөрәҗәгать тапшырган. Әмма Закаевтан сорау алынмаган. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ахмед Закаев һәм Борис Березовский Анна Политковскаяны үтерүне оештыруда катнашкан булырга мөмкиннәр.

Русия тикшерү комитетыннан җинаять эше турында рәсми мәгълүмат юк.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үз өе керешендә атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. 2017 елның июлендә Гайтукаевның Вологда өлкәсе колониясендә үлгәнлеге мәгълүм булды. Үлемнең сәбәпләре билгеле түгел.

Үтерүне оештыруда катнашкан дип танылган Сергей Хаджикурбанов 20 елга, Джабраил Махмудов – 14, ә аның абыйсы Ибрагим 12 елга ирекләреннән мәхрүм ителде.

Анна Политковская баштарак "Известия" һәм "Воздушный транспорт" газетларында эшли. 1994 елга кадәр "Мегаполис Экспресс" басмасында күзәтүче була. 1994-1999 елларда ул "Общая газета"да гадәттән тыш хәлләр бүлеге күзәтүчесе һәм редакторы.

1999 елдан Политковская "Новая газета"да эшли башлый. Кайнар нокталарга бара. 2000 елда Чечнядагы сугышны яктырткан өчен "Русиянең алтын каләме" бүләгенә ия була. Политковскаяның "Новая газета"да соңгы язмасы "Карательный сговор" дип аталды һәм ул федерал көчләр ягындагы чечен отрядлары эшчәнлегенә багышланды. Ул Русия президенты Владимир Путинның Чечнядагы сәясәтен кискен тәнкыйтьләр яза иде.

XS
SM
MD
LG