Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта Русия илчелеге янында "Путинга мәхкәмә" дигән чара узды


Чарадан күренеш
Чарадан күренеш

Киевта Русия президенты Владимир Путинга "хәрби җинаятьләре өчен Һааг мәхкәмәсе" дигән чара уздырылды. Бу аның туган көне уңаеннан оештырылган импровизация булды.

Украинаның Русия илчелеге янында Русия президенты Владимир Путинның туган көнендә "Һааг мәхкәмәсе" дигән чара узды. Активистлар Путинның кешелеккә каршы хәрби җинаятьләре өчен аңа импровизацияләнгән Һааг мәхкәмәсе уздырдылар. Аерым алганда, тоткын Путин булып киенгән активист Грузия, Молдова, Украина (Донбасс һәм Кырым), Чечня һәм Сүриядәге хәрби җинаятьләре турында күрсәтмә бирде.

Активистлар шулай ук үзләре белән кырымтатар, Украин, Латвия, Эстония, Грузия һәм башка илләр һәм халыклар байраклары тотып килгән иде.

Әлеге чарада элекке сәяси тоткын Владимир Балух та булган.

Илчелек бинасын тәртип саклаучылар саклый, вазгыять тыныч диелә.

Путинга 7 октябрьдә 67 яшь тулды. Туган көне алдыннан ул Русия саклану министры Сергей Шойгу белән тайгага ял итәргә киткән.

XS
SM
MD
LG