Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда атыш күнегүләре вакытында полиция хезмәткәренең үлеме тикшерелә


Казанда полиция биналарының берседә 32 яшьлек полиция хезмәткәре башына пуля эләгеп һәлак булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, ул үз-үзен үтергән булырга мөмкин.

Татарстан эчке эшләре министрлыгы 7 октябрьдә Казанда тир бинасында атыш күнегүләре вакытында хезмәткәренең үлемен тикшерә. Министрлыкның матбугат хезмәте белдреүенчә, ул үз-үзенә аткан булырга мөмкин. "Полиция хезмәткәре ашыгыч ярдәм машинасында үлде. Хәзерге вакытта суицид сәбәпләрен ачыклау һәм эчке тикшерү уздыру өчен Татарстан эчке эшләр министры урынбасары Алексей Завгороднев җитәкчелегендә махсус комиссия" төзелде диелә министрлык хәбәрендә.

"Бизнес онлайн" мәгълүматынча, һәлак булучы 32 яшьлек капитан Марат Абзалиев полициядә агар университеттан соң эшли башлаган. Пуля аның башына эләккән. Ул үз-үзен атып үтергән булырга мөмкин. Шул ук вакытта тикшерү комитеты пуляның рикошет белән башына тию версиясен дә карый диелә.

Басма язуынча, берничә көн элек Абзалиев хатыны белән аерылышкан. Танышлары полиция хезмәткәрен тормыш яратучы кеше иде дип сөйли.

XS
SM
MD
LG