Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерергә җыеналар


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Айдар Гобәйдуллинга нинди гаепләү белдереләчәге 10 октябрьдә билгеле булырга мөмкин. Активист һәм аның адвокаты Тикшерү комитетына чакырылган.

"Мәскәү эше" фигурантларының берсе Айдар Гобәйдуллинга яңа гаепләү белдерергә җыеналар. Бу хакта МБХ Медиага адвокат Максим Пашков хәбәр иткән.

"Нинди гаепләү икәнен белмибез, тикшерүче шалтыратты. Иртәгә Тикшерү комитетына барабыз", дигән ул.

Хакимият вәкиленә карата көч кулланырга омтылуда гаепләнгән Гобәйдуллин эшен мәхкәмә күптән түгел прокуратурага кире кайтарган иде. Әлеге вакытта активист читкә китмәү шарты белән иректә.

27 июльдә Мәскәүдә узган "киңкүләм тәртипсезлекләр" турындагы җинаять эше кысаларында Гобәйдуллин 9 августта ике айга сак астына алынды. Ул Росгвардия хезмәткәренә пластик шешә атуда гаепләнде.

18 сентябрь Мәскәүнең Мещан мәхкәмәс Гобәйдуллинны читкә китмәү шарты белән иреккә чыгарды.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Гобәйдуллинны сәяси тоткын дип таныды.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG