Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Испаниядән акча күчерүләрне провокация дип атады


Иван Жданов
Иван Жданов

Коррупциягә каршы көрәш фонды мөдире Иван Жданов оешмага Испания ширкәтеннән акча күчерүне провокация дип атады. Оешманы "ят агент" исемлегенә кертүгә нәкъ шул сәбәп булган. Бу хакта ул "Дождь" каналына сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, фонд кайсыдыр испан ширкәтеннән 140 мең сумлык хисап тапкан. Ул туңдырылган хисапка җибәрелгән һәм шул сәбәпле, аны даими күзәтергә һәм кире кайтарып булмаган. Фонд хисаплары август аенда туңдырылган.

Жданов әйтүенчә, акчаны бары рубльдә генә җибәреп була.

"Алар бик хәйләкәр юл тапкан – хисабын рубльдә тоткан чит ил оешмасын уйлап чыгарганнар. Әгәр чит ил валютасы булса, аларның берни килеп чыкмаган булыр иде", ди ул.

Фонд мөдире АКШтан ниндидер акча керүен кире кага. Русия юстиция министрлыгы Флоридадан Star-Doors.сom ширкәте фондка акча күчергән дип әйтә.

Кичә Русия юстиция министрлыгы Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондын "ят агентлар" исемлегенә кертте.

XS
SM
MD
LG