Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов хөкүмәт хезмәткәрләренә татар телен өйрәнү өчен Дмитрий Петров дәресләрен кулланырга кушкан


Дмитрий Петров дәресе

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен белмәүче хезмәткәрләргә 24 сәгатьтә татар телен өйрәнү юлын тапкан полиглот Дмитрий Петров проектына игътибар итәргә кушкан. Бу хакта журналистларга Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте, дип яза "Татар-информ".

"Узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов шундый проект булуын әйтте һәм президент аппаратының татарча белмәүче барлык хезмәткәрләренә, шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга бу проектка игътибар итеп, аны кулланырга һәм телне шомартырга йөкләмә бирде", диде Лилия​ Галимова.

Аның сүзләренчә, тәнәфес вакытында күп кенә хезмәткәрләр Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе, әлеге проектның башлангычында торган Эдуард Хәйруллин янына килеп видеодәресләрне карау мөмкинлеге белән кызыксынган.

26 сентябрь "Татарстан-24" телеканалында "Дмитрий Петров белән татар теле" дәресләре башланды. Һәр дәрес 24 минут дәвам итә, барлыгы 24 тапшыру төшерелгән.

фикерләр (4)

XS
SM
MD
LG