Төркиягә карата чикләү чаралары концепциясен республикан сенатор Линдси Грэм һәм демократ сенатор Крис Ван Һоллен игълан итте.
Алар Төркиянең югары түрәләренең, шул исәптән президент Рәҗәп Эрдоганның активларына каршы чикләүләр кертергә, Төркияне Русиядән С-400 ракет һөҗүменнән саклану комплекслары сатып алган өчен җәзаларга һәм виза тәртибен кырыслатырга тәкъдим итә. Шулай ук Төркия белән хәрби килешүләр төзүчеләргә карата да “икенчел чикләүләр” кертү һәм АКШның Төркиягә хәрби ярдәмен туктату күздә тотыла.
Сенаторлар президент Дональд Трампның Сүриянең төньягыннан американ хәрбиләрен чыгару һәм Төркиянең көрдләргә каршы хәрби чараларына ныклы каршылык күрсәтмәү карарын хөкем итә. Трампның беректәше булган сенатор Грэм АКШ Трампның бу карарын аның президентлык чорындагы иң зур хатасы дип атады.
Трампның сәяси көндәшләре аны көрдләргә хыянәт итүдә ачыктан-ачык гаепли.
Трамп исә чәршәмбе көнне бу карарын яклап белдерү ясады. Ул АКШның Якын Көнчыгыштагы хәрби низагларда катнашуын “иң зур хата” дип атады һәм американ гаскәрләрен аннан чыгарырга тырышуы турында белдерде. Ул шулай ук бер консерватив публицистның Сүрия көрдләре элекке сугышларда, аерым алганда Икенче дөнья сугышында АКШка ярдәм итмәде дигән сүзләрен дә телгә алды.
Төркия һәм аның беректәшләре – Сүрия кораллы оппозициясе чәршәмбе көнне Сүриянең төньяк-көнчыгышында көрд кораллы төркемнәренә һөҗүм башлады. Президент Рәҗәп Эрдоган моны Төркия чиге янында иминлек зонасы булдыру кирәклеге белән аңлатты. Төркия Сүриядәге көрд кораллы төркемнәрен террорчылар дип саный. Һава һәм артиллерия һөҗүмнәреннән соң анда җир өсте гаскәрләре керде.
Европа берлегенең һәм Фарсы култыгының кайбер илләре Төркиянең бу гамәлләрен хөкем итте.